Ноябрь бәйрәмнәрендә 3 көн ял көтелә
4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. 6 ноябрь якшәмбегә туры килсә дә, ял көне дүшәмбегә күчерелмиячәк.
«Татарстан Республикасында ял көннәре һәм бәйрәм көннәре туры килсә, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми«, — диелә «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законда. Шулай итеп, татарстанлылар 4 түгел, 3 көн ял итәчәк. Шул ук вакытта 3 нче ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев