Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге эпизоотик чаралар тәмамлану алдында

Районда көзге эпизоотик чаралар тәмамлану алдында. Аның кысаларында район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре эре хуҗалыкларда, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайваннар арасында төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чаралары үткәрәләр – терлекләрдән кан алына, вакцинация ясала.

Райондагы эпизоотик хәлнең иминлеген саклап калу өчен бу бик мөhим, ди мал табиблары. Бүгенге көндә авырулар булдырмау максатыннан районда 4000 дән артык данәдә саклык чаралары язылган белешмәлекләр таратылган. 14 000 нән артык баш мөгезле эре терлеккә, 6000 нән артык баш мөгезле вак терлеккә, 600  артык баш атка, 2000 эткә, 1900 песигә вакцинация үткәрелгән. Эшләр алга таба да  дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев