Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комгандагы алтыннар

Бу хәл Актаныш районының Чуракай авылында була. Революциягә кадәр биредә Фәттахетдин Батыршин дигән бай кеше яшәгән. Ул бик күп сыер асраган, шуңа күрә хезмәтчеләре – мал караучылары һәм савучылары да күп булган. Актаныш ягында урманнар җитәрлек – Фәттахетдиннең маллары көтү-көтү булып шунда йөргән. Бик бай булган инде бу Фәттахетдин. Алтыннарын, акчаларын махсус сандыкта саклаган. Ул хәзерге сейф кебек булган инде. Кешеләрне эшкә яллаганда, сынар өчен ул сандыгын махсус ачык калдырып чыгып китә икән. Артыннан: “Фәттахетдин агай, Фәттахетдин агай, ачкычың калды бит, сандыгыңны бикләмәдең”, – дип йөгереп чыкканнарны гына: “Маладис, сынауны үттең”, – дип мактап эшкә ала икән.

Революциядән соң Фәттахетдин байны Себергә куалар, раскулачивать итәләр. Берничә еллар үткәч кенә ул, авылга кайтып, авырып үлә. Каберенең кайдалыгы хәзер билгеле түгел.
Фәттахетдиннең элек яшәгән зур йортында мәктәп ачалар. Дистә еллар үткәч, Чуракайга кара “воронок”ка утырып, хәрбиләрчә киенгән бер кеше кайта һәм турыга шушы мәктәпкә килеп керә, әлеге дә баягы шул бай өенә. Мәктәп директорыннан уку кабинетларының берсенә кереп чыгарга рөхсәт сорый. Тегесе бер сүзсез ризалаша. “Кунак”ны күзәтүче дә булмый, авыл халкы бит инде бик ышанучан, шундый яхшы кара машинада да кайткач...
Озак тормый, бу кеше чыгып та китә. Шуннан соң керсәләр, ни күрсеннәр: стенада озын тимерчыбык асылынып тора! Тикшереп карагач, шул ачыклана: Фәттахетдин бай алтыннарын комганга тутырып ике катлы стена арасында калдырган, ә комганга бәйләнгән тимерчыбыкның очы стенаның җиңел генә ачыла торган яшерен урынына беркетелгән була. Теге кеше әлеге тимерчыбык белән алтын тутырылган комганны тартып чыгара да үзе белән алып китә, тимерчыбыгы исә асылынып кала, ә аста комганның эзе күренә икән.
Бу кешенең кабат кайтканы булмый. Ул әлеге Фәттахетдин байның улы булгандыр, дип фаразлана. Аның балалары, оныклары Мәскәүдә яши, ди. Барысы да укымышлылар икән. Урындагы халык аларны хәтерләмәсә дә, сугыш вакытында шушы якның бер кешесе байның бер малаен очрата. Ул моңардан авылдагы бөтен кеше турында сораштыра, үзенә дә яхшылык эшли. Бу солдат яралы килеш әсирлеккә эләккән була – ул аңа документларын тергезүдә ярдәмләшә.
Әлеге офицерның Фәттахетдин бай малае булуын фаразлыйлар гына. Фамилияләре дә үзгәртелгән булырга тиеш аларның. Кулак балаларына үз фамилияләрен калдырырга ярамаган бит, аларны эзәрлекләгәннәр. Хәзер инде Фәттахетдиннең нәселе авылда юк. Аның хакында истәлек-риваятьләр генә саклана.
                                                             

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев