Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кар яуганчы каплап калыгыз...

Алдагы көннәрдә кар явуы һәм суыклар көтелә.

Виноградны салкыннардан саклауның җиңел генә ысулын тәкъдим итәбез.
Хәзер кемнең генә бакчасына керсәң дә, яшел, кара тәлгәшләре тулышып пешкән виноградлар үсүенә аптырарлык түгел. Әлбәттә, безнең шартларда мул уңыш алыр өчен виноградны яхшылап тәрбияләргә һәм кышкы салкыннардан дөрес итеп сакларга кирәк. Виноградны төнлә — 15-20, көндез 10-15 градуска кадәр суыта башлагач кына кышкылыкка капларга вакыт. Ул беренче салкыннарда чыныгу алырга тиеш.

Иң башта картайган һәм зарарланган ботакларны кисеп ташлагыз. Аннары һәр төпнең ботакларын аерым җыеп бәйләгез һәм спанбонд, лутрасил белән яхшылап төрегез. Астына фанера, такта кисәге салып, җиргә яткырганнан соң, өстенә бакчагызда үскән чәчәкләрнең, топинамбурның кипкән сабаклары, яки ылыс ботаклары белән каплагыз.
Кар төшү белән аны шул ботаклар өстенә өеп, тыгызлап куегыз. Әгәр кар озак ятмый торса, виноград өстен иске кием-салым, одеял белән ябыгыз. Тик бу эшләрнең барысын да коры көнне башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев