АНАНАСЛЫ САЛАТ
Ингредиентлар: пешкән яисә ысланган тавык ите, 1 баш суган, уксус, сыр, а1 банка консервланган ананас, майонез.
Әзерләү: Кайнар суда пешекләнгән суганга уксус тамызабыз һәм болгатабыз. Сырны кырабыз, ананас һәм тавык итен вак итеп турыйбыз. Тәлинкәгә берничә катлам итеп тезәбез. Һәрбер катламны майнез белән сылыйбыз.
Илгизә ХӘКИМОВА,
район башкарма комитетының гомуми бүлеге башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев