Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яңа елдан нәрсә көтәбез?

Әле кайчан гына 2019 елны каршы алган идек, инде 2020 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Вакыт дигәнең сизелми дә үтә. Яңа елны һәркем матур өметләр, изге хыяллар белән көтә. Нәкъ менә Яңа елда ниндидер бер могҗиза булыр кебек. Аеруча балалар өчен Яңа ел иң матур, иң күңелле, иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Ул бит матур уй-хыяллар, сихри мизгелләр, кызыклы, мавыктыргыч, иң мөһиме – көтелгән бүләкләр бәйрәме. Без үскән чорда тәм-том салынган капчык иң зур бүләк иде! Авылларда җигелгән тарантаслар белән, гармуннар уйнап, Кыш Бабай белән Кар кызы ул бүләкләрне үзләре таратып йөрер иде. Алма, мандарин, карамель конфетлары, пачкалы вафли-печеньелар булыр иде ул пакетларда. Ә мәктәптә Яңа ел кичәсенә әзерләнү үзе бер вакыйга иде. Спортзалда торган зур чыршыны бергәләп бизибез, аңа кәгазьдән, башка төр материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Бүгенге кебек ниндие кирәк шундый уенчыклар тезелеп тормый иде ул чакта кибетләрдә. Рәсем конкурслары, стена газеталары бәйгеләре тагын... Хәзер заманалар бераз үзгәрде, балаларның ихтыяҗлары да күпмедер артты. Өлкәннәр нинди уй-фикерләр белән яши дә Яңа ел алдыннан, балаларыбыз Кыш бабайдан нинди могҗиза көтә? Газета укучыларыбыздан без шул хакта сораштык. 

Хәсән Ягъфәров, 
Мусабай Завод авылы:

– Яхшылык кына көтәбез: илгә бәрәкәт, туганнарга, дусларга, күрше-күләнгә саулык, тигезлек бирсен. Һәрбер өйдә, һәр авылда муллык, тынычлык булса, районыбызда да иминлек булыр. Яңа елда юлсыз авыллар юллы, мохтаҗлар фатирлы булсын иде дигән өмет-теләктә торабыз. Күп итеп балалар тусын, яшь гаиләләр барлыкка килсен, авыллар ныгысын. Күптән планлаштырган зур хыялыбыз тормышка ашып, районыбызда күпләп эшче урыннар бирерлек эре хуҗалыклар барлыкка килсен! Районыбыз тагын да үссен, чәчәк атсын!

 

Ленар Дәүләтшин,
механизатор:

– Авыл хуҗалыгы тармагы өчен узып баручы бу ел тарихи истәлекле ел булды. Беренчедән, урып-җыю авыр шартларда барды. Әмма игенчеләр сынатмады, бар көчне биреп икмәк язмышы өчен көрәштек. Икенчедән, өметләр акланды. Ашлыкның тулаем җыемы буенча Тукай районы республикада беренче урынга чыкты. Район җитәкчелеге өчен дә, без гади игенчеләр өчен дә әйтеп бетермәс зур җиңү бу! Киләсе ел да шундый уңышлар китерсен иде.

 

Алия Исхакова, студент:
– Яңа ел якынлашкан саен балачакка кайтам. Мин ел да хат язып тәрәзә төбенә куя идем. «Кыш бабай» бер үтенечемне дә кире какмады... Бу хәл бишенче сыйныфларга кадәр дәвам итте. Аннары Кыш бабайның әни булганын, ул бүләкне алыр өчен финанс чыгымнары кирәк икәнен төшендем. Хәзер инде үсеп буйга җиттек. Бүгенге көндә иң зур теләгем – имтиханнарны уңышлы тапшыру. Ә иң мөһиме – якыннарым исән-сау булсын.

 

Таңсылу Шәрифуллина, 7 яшь:
– Мин саф һавада йөрергә, урамда уйнарга бик тә яратам. Кечкенә чаңгыларым бар, тимераяк кына әлегә юк. Кыш бабай шуны алып килсен иде. Ал төстәгесен. Шуңа күрә, чыршыны бизәү белән, аның астына хат язып салдым. 

 

Гөлсинә Әхмәтшина, биш онык әбисе:
– Безнең балалар кечкенәдән үк һәрбер бүләккә сөенә белделәр. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәндәй... Кечкенәләренә тычкан елы булгач, тычкан формасында уенчыклар алырмын дип торам. Мәктәптә укучы оныкларыма – берәр төрле файдалы китап. Бүләк сайлап йөргән вакытта үземнең дә кечкенә чаклар искә төшә. Без үскәндә Кыш бабайга хат язу, бүләк көтү дигән әйбер юк иде. Үсә төшкәч кенә ике алма, ике прәннек салынган пакетлар бирә башладылар. Әй, тәмле дә иде алар! Әле анысын да Кыш бабай түгел, куян күчтәнәче дип атыйлар иде.

 

Эмин Абдуллин, 7 яшь: 
– Тизрәк үсәргә иде. Ник дисезме? Машина йөртәсем килә! Бабай сыман руль артына утырып басулар, урманнар буйлап... Кыш бабай мине тиз генә үстерә алмый инде. Шуңа аннан чын, олыларныкы сыман машина сораячакмын. Кара Lada Priora машинасы булсын иде. Хәзер үк йөртә алмасам да, гаражда торыр, анда урын бар.

 

Римма Галимҗанова, Иштирәк авылы:
– Яңа ел бәйрәме мандарин, прәннекләрнең кабатланмас тәме белән балачактан күңелгә кереп калган. Чөнки элек аларны бары Яңа ел кичендә генә ашый идек. Шөкер, хәзер бар да бар. Яңа ел барчабызга да сәламәтлек, иминлек алып килсен, парлылар тигезлектә яшәсен, ялгызлар үз парларын тапсын. Якын кешеләребездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ишетергә язсын. 

 

Ләйсирә Сәхибҗанова, Калмия авылы:
– Өметсез шайтан гына, диләр бит инде. Шуңа күрә күңелдә киләчәккә өмет, бәхеткә ышаныч бар. Өмет тә сүнсә, дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә калмый. Дөрес, тормышның бөтен якларын да җайлап бетереп булмый. Авыр заманада яшәсәк тә, кешеләр бераз үзгәрсен иде. Замана гел авыр инде ул! Кеше булуыбызны онытмыйк, дөньяның акчадан гына тормавын аңлыйк!

 

Луиза Нурумбетова, 
Круглое Поле поселогы:

– Үтеп баручы ел минем өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Яңа эш урынында эшли башладым. Рәхмәт коллективка, җылы кабул иттеләр, яңа җиргә урнашкач бу иң мөһиме дип уйлыйм. Тормышта парлы булу да иң олы бәхет дип дип уйлыйм. Яңа елда да шушы бәхетебез кителмәсен, илләребез имин булсын, Яңа ел бары куаныч-шатлыклары белән генә килсен. 

 

Мальвина Абдуллина, 8 яшь:
– Кыш бабай ел да нәкъ без теләгән уенчыкларны алып килә иде. Мин теләгән бүләкне ничек белде икән ул? Быел мин үстем, январьда инде 8 яшь тула. Хәзер «олыларча» бүләк сораячакмын. Кечкенә генә песи баласы булуын теләр идем. Минем хомяк бар, өйдә песи генә юк. Әни әлегә рөхсәт бирми. Бәлки Кыш Бабай алып килер.

 

Эльвина Абдуллина, студент:
– Кыш бабайдан бүләк дигәндә, әлбәттә инде, балачагыбыз искә төшә. Безгә бүләкне Кыш бабай гел кар эчендә калдырып китә иде. Без шуны апам белән эзләп табарга тиеш. Таба идек тә, апам белән тәм-том салынган савытны ачып, һәрбер кәнфитенә кадәр чыгыштыра идек. Берәребезгә артыграк яки кимрәк бирмәгәнме янәсе! Яңа ел планнарына килгәндә, киләсе елга яңа йортка күченергә йөрибез. Аллаһ боерса, шунда үзебез тырышып тапканга куанып яшәрбез. Яңа ел миңа берни дә алып килмәсә дә була, тик беркемне дә алып китмәсен, барыбыз да исән-сау булыйк.

 

Илүзә Латыйпова, 12 яшь:
– Яңа елдан мин яхшылыклар гына көтәм: уңышлар, яңа дуслар, яңа очрашулар, сәяхәтләр... Буш вакытымда шул яңа дуслар белән аралашырга бәләкәй генә планшет та булса иде. Әлегәчә мине иң куандырган һәм кадерле бүләк Лилия апам бүләк иткән күлмәк булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев