«Хатын-кыз капризы» салаты
Ингредиентлар: 200 гр. тавык түше, 1 кыяр, 100-120 гр.кара җимеш, 3 йомырка, 1 суган, 100гр. чикләвек, майонез, тоз тәменчә, бизәү өчен петрушка.
Эш тәртибе:
Салатны катламлап өябез.
1нче катлам – тозлы суда пешкән тавык түшен шакмаклап турап тәлинкәгә җәябез.
2нче катлам – ваклап туралган суган (әчесен чыгарыр өчен кайнар суда пешекләп алырга була), өстенә майонез ягабыз,
3нче катлам – кыргычтан чыгарылган кыяр,
4нче катлам – ваклап туралган кара җимеш.
5нче катлам – кыргычтан үткәрелгән йомырка,
6нчы катлам – вакланган әстерхан чикләвеге,
7нче катлам – бизәү өчен петрушка.
Салатның һәр катламына әз-әзләп майонез ягып барабыз.
Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куябыз.
Энҗе Галиәхмәтова рецепты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев