КАРАҖИМЕШЛЕ КАЗ
Һәр хуҗабикәнең, әлбәттә, үз рецепты бар. Минем каз пешерү рецептым бик гади.
Бер чиләк суга 2-2,3 кг тоз (тоз күп кебек тоелса да, каз артыгын сеңдерми) салып бетерәм.
Яңа суелган яки туңдырылган казны эретеп, шуны суда бер тәүлек тотабыз. Каз суга күмелеп торырга тиеш. Судан алгач саркытасы. 2-3 аш калагы майонезга 1 чәй калагы аджика, сарымсак салып бутап, казның тышына һәм эченә шуны сылыйм. Эчлеккә караҗимеш салам. Аннары берничә кат махсус целлофан «җиңгә» тыгам. Духовкада 2,5 сәгать пешерәм.
Әзер казны табынга яшелчә белән бирәм.
Бик тәмле була! Минем гаиләм бик ярата.
Эльмира КАМАЕВА,
район башлыгының тормыш иптәше
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев