БӘЙРӘМ РУЛЕТЫ
Ингредиентлар: 0,5 кг бавыр, 2 йомырка, сарымсак, 2-3 аш калагы каймак, 0,5 стакан сөт, 4-5 стакан он, 1-2 данә кишер, 2 баш суган, яшел тәмләткеч, үсемлек мае, майонез, тоз һәм борыч.
Әзерләү: бавыр, суган һәм сарымсакны иттарткыч аша чыгарырга яки блендерда вакларга кирәк. Ике чи йомырка, каймак, сөт, он, тоз, борыч салырга һәм җентекләп болгатырга. Табага май сыларга һәм юка коймак итеп пешерергә. Эчлекне аерым әзерлибез: вак итеп туралган суган һәм кишерне кыздырырга, яшел тәмләткеч өстәргә, майонез салырга кирәк. Эчлекне әзер коймакларга тигез итеп сыларга, рулетны төрергә, кечкенә кисәкләргә бүлергә.
Илгизә ХӘКИМОВА,
район башкарма комитетының гомуми бүлеге башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев