Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабак кына димәссең...

Кабакның 90 проценты судан торса да, анда күплгәән төр витаминнар, аминокислоталар, аксымнар һәм углеводлар бар. Дөресрәге, аның составы А, С, Е, D, РР, К һәм В төркеме витаминнарына, шулай ук сирәк булган Т витаминына бай. Кабакта фтор, магний, бакыр, кальций, цинк, марганец, фосфор, йод кебек минераллар да бар. Шуның өстенә, кабакны бүлмә температурасында сакларга була һәм шул шартларда да файдалы матдәләрен югалтмый.  Кабакта каротин күләме кишердән биш мәртәбә күбрәк. Каротин организмда А витаминына әверелә һәм актиоксидант буларак хезмәт итә. Бу матдә күзләрнең сәламәтлеген саклый, җәрәхәтләрне, янган урыннарны, язваны төзәтә. 

Кабакны ни өчен рационга кертергә кирәк

Кабак составында калийның күп булуы организмда сыеклык әйләнешенә уңай йогынты ясый, тәндә шешенүләрне булдырмаска ярдәм итә.
Аны түбәндәге төр авырулары булган кешеләргә кулланырга киңәш итәләр: 

  • кан тамырлары чирләре булу;
  • йөрәк проблемалары (югары кан басымы);
  • утырып эшләү, иртән торганда җиңелчә шешенү.

Шулай ук гормоннар кулланучыларга, беренче чиратта, кортикостероидлар эчүчеләргә кабак куллану киңәш ителә. Бу вакытта кабак сидек кудыруга яхшы тәэсир итә, шуңа күрә ул бөерләр өчен дә файдалы, анда ташлар (оксалат, урат һәм фосфат) булдырмаска да ярдәм итә. 
Кемнең липидограмма күрсәткечләре (югары «начар», түбән «яхшы» холестерин) бозылган, аларга да кабак табигый дәва чарасы буларак тәкъдим ителә.
Кабак ашказанын, эчәкләрне, үт куыгын сәламәтләндерә. Ашкайнату органнары системасы, аерым алганда, ашказаны һәм эчәклекләрнең эшләү системасы бозылу бүгенге заман кешесенең төп проблемаларының берсе булып тора. Бу, беренче чиратта, дөрес эшкәртелмәгән, термик яктан эшкәртелмәгән продуктлар белән туклану, аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсе. 
Әлеге яшелчә шулай ук гастрит, язва авыруы, рефлюкс чире (кешедә сару кайнау булганда) һәм эчәклекнең ялкынсынуы вакытында алыштыргысыз продукт булып санала. 
Салкын тию һәм грипп вакытында кабактан яңа гына сыгылган сокны эчү файдалы. Ул имммунитетны ныгытырга да булыша. 
Кабак орлыкларын бавырны дәвалаганда антигельмент чарасы буларак кулланалар. Составында цинкның күп булуы биттәге һәм тәндәге бетчәләрне бетерергә, чәчнең майлылылыгыннан һәм кавыктан котылырга ярдәм итә. 
Диетологлар кабак маен бавырларның, мәни бизенең, үт куыгының эшчәнлеген яхшырту өчен кулланырга киңәш итәләр. Ул шулай ук эчәклекләрнең эшчәнлеген көйли. Кабак маен даими рәвештә куллану картайганчыга кадәр иммунитетны югары ноктада сакларга мөмкинлек бирә. 

Кабакны шикәр диабетының авыр формасы вакытында ашарга киңәш итмиләр. Пешмәгән кабак согын исә ашказаны һәм уникеилле эчәк гастриты вакытында, язва ачылганда эчү катгый тыела.

Кабак төшләре

Кабак төше майлы кислота чыганакларыннан иң туклыклысы һәм бае санала. Нәкъ менә әлеге кислоталар холестеринның канга зарар китерә торган өлешен юкка чыгарырга булыша һәм йөрәк белән кан тамырларын саклый. Моннан тыш, кабак төше – D витамины. Ул сөякләрне ныгыта һәм организмның кальцийны үзләштерелүен яхшырта. Цинктан башка бит төссезләнә, чәчләр бозыла, тырнаклар сынучанга әйләнә, иммунитет төшә. төшләрдә шулай ук магний бар. Ул йөрәкнең көйле эшләве, нерв системасының нык булуы өчен кирәк. Шулай ук мускулларны үстерергә һәм артериаль кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Кабак төшләрен, майлы булганга күрә вегетарианнар да куллана, ураза вакытында ул терлек маен да алыштыра. 

Кабактан тәмле һәм җиңел рецептларны сез түбәндәге ссылкалар аша укый аласыз:

Реклама

Кабактан ботка рецепты 

Пешерелгән кабак рецепты 

Кабактан аш 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X