Кызыклы һәм файдалы

Пешерелгән кабак

Кабакны санаулы минутлар эчендә бик тиз генә пешерергә мөмкин. 

Әлеге рецепт белән Комсомолец поселогыннан Татьяна Трубицына бүлеште. 

300 грамм кабакны 2-3 см итеп өлешләргә кисәргә, 2 аш калагы шикәр белән бутарга, тәменә карап корица өстәргә һәм 5 минутка микроволновкага куярга. 
Әзер ризыкка чикләвек ваклары сибәргә, бал сыларга мөмкин.

Тиз, җайлы һәм җиңел!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев