Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабаклы ботка

Минем кабаклы ризык әзерләү рецептым бик гади.

1-1,5 килограммы бер кабак алабыз. Капкачын кисеп, кырыйга алып куябыз. Кабак эченнән төшләрен чыгарабыз. Аннары кабакны табага яки противеньга утыртабыз. Стаканны тутырмыйчарак (3/2 өлешенә) тары ярмасы алабыз, аны юып, кабак эченә салабыз. Тарыны дөге белән кушарга яки тары гына салырга мөмкин, кемгә ничек ошый инде. Мин тары гына алам. Беренче тапкыр пешергәндә үк шулай иткән идем, хәзер дә шул рецептка тугры калам. Якынча 2,5 сантиметр биеклектә сөт салабыз. Бу шарт мәҗбүри, чөнки кайнаганда сөт артылып чыгарга мөмкин, тары да кабара. Тозны тәменә карап салабыз, якынча бер чәй калагы. Минем өчен боткада тозның күләме артык мөһим түгел, ботка ул болай да тәмле. Әлеге катнашмага сыек май өстим. Аннары кабакның капкачын ябып, кайнарланган духовкага бер сәгатькә куям. 
Кабак көеп китмәсен өчен, 15 минутлап пешкәч, духовканың температурасын киметергә кирәк. Бер сәгатьтән ярманың әзерлеген тикшерәбез. Әзер ризыкка яңадан ак май өстим. Шулай итеп, минем боткам әзер. Әлеге ризыкны кайнар килеш тә, суытып та шарга була. Суытканнан соң кисәкләргә бүләргә дә мөмкин.

Реклама

Ашларыгыз тәмле булсын!

P.S.Китапханәдә без кабакка багышлап махсус чара үткәрдек. Ахырдан барыбыз бергәләп минем рецепт буенча әзерләнгән кабаклы ботка белән сыйландык. Барысына да бик ошады. 

Хөрмәт белән Комсомолец поселогы китапханәсе мөдире Тамара Лобова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X