Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабак ашы 

Суровка поселогыннан Лилия Кыяметдинова кабактан аш рецепты җибәрде. 

Түгәрәкләп туралган суганны табада кыздырырга, аңа теркадан үткәрелгән кишер, кисәкләргә бүленгән кабакны өстәргә. Суны кабак кисәкләрен бераз гына капларлык итеп салырга. Су урынына шулпа куллансаң да була. Тәменчә тоз, борыч, теләгән очракта куркума салырга була, ул ризыкка үзенә бер тәм бирә. Кабак йомшарганчы, якынча 20 минут пешерергә. Аннары газдан алып блендер яки төйгеч белән пюре хәленә китерергә һәм яңадан утка куярга. 2 л ашка ярты стакан исәбеннән куе сөт салырга була. Кайнатып чыгарырга. Каймак белән табынга куярга! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев