Якты юл
  • Рус Тат
  • «Кара энҗе» салаты»

    Ингредиентлар:  2 йомырка, 1 пачка (зурысы) краб таякчыклары, 200гр. каты сыр, кара жимеш, 100г атланмай, әстерхан чикләвеге, майонез.

    Эш тәртибе: 
    Йомырка белән краб таякчыкларын – эре тишекле кыргычтан, сыр белән атланмайны вак тишекле кыргычтан кырасы. Салат катламлап тезелә, бу ингредиентлар бер салатлык.
    1нче катлам – краб таякчыклары, майонез.
    2нче катлам – йомырка, майонез.
    3нче катлам – сыр, атланмай.
    4нче катлам – әстерхан чикләвеге.
    5нче катлам – кара жимеш.
    Тәменчә тоз сибәргә була.

    Резидә Фәйзуллина рецепты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: