Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Чәкчәк пешерү рецепты

Узган ел үткәрелгән «Йолдызлы чәкчәк» конкурсында катнашучылар чәкчәктән әзерләнгән төрле кызыклы композицияләр белән таң калдырдылар. Ул вакытта чәкчәк пешерү бәйгесендә күбрәк өлкән һәм уртача яшьтәге ханымнар катнашты. Быел милли ризыгыбызның ярыш мәйданына яшь киленнәрне, җиткән кызларны да чакыру ниятләнә. Яңа өйрәнүчеләр өчен чәкчәк пешерүнең бер үрнәген тәкъдим итәбез. 

Чәкчәк югары сортлы оннан әзерләнә. Камыры уңсын дисәң, йомыркаларны суыткычның катыру камерасында туңдырып алу мөһим.
Савытка ун йомырка сытабыз, шуңа ярты чәй кашыгы сүндерелгән сода, өч аш кашыгы сыек май өстәп, яхшылап туглыйбыз. Аннары он кушып, камыр калактан аерылып торырлык булганчы басабыз да, ашъяулык каплап, ярты cәгать тотабыз.
Шуннан соң бер уч камырны бау сыман итеп тәгәрәтәбез (камыр беткәнче шулай эшлибез). Аларны кискәнче 20 минутлап вакыт үтә.
Чәкчәк пешерәсе савытка бер чынаяк су, бер кисәк терлек мае, шешә ярым үсемлек мае салабыз. Май чыжлап кайный башлагач, кискән камырларыбызны аз-азлап сак кына салабыз.Төшләребез тигез пешсен өчен болгатып торабыз.Төшнең пешкәнме-юкмы икәнен белү өчен берничәсен майдан алып куябыз. Пешмәсә төшләр шиңә. Пешүе җиткәннәре саргылт төскә керә.
Әзер төшләрне түбәндәгечә баллыйбыз:
чынаяк ярым шикәр комына 2 аш кашыгы бал салып кайнатабыз. Балның әзер булу-булмавын болай белергә була: бал ике бармак арасында солы буе сузылса, әзер дигән сүз. Икенче ысулы: кайнап торган балны салкын суга тамызгач шар сыман булып катса, шулай ук әзер булуны аңлата.
Төшләрне киң савытка салып, өстенә әзер балны салып болгатабыз да, подноска бушатып, ябышмасын өчен кулларны салкын суга тыгып ала-ала чәкчәктән теләгән формалар ясыйбыз, бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев