КЕТЕРДӘП ТОРГАН БАКЛАЖАН
Ингредиентлар: 80 г баклажан, 15 г сыр, 20 г кукуруз крахмалы, 200 мл көнбагыш мае, 5 мл кунжут мае, 80 г помидор, 30 мл чили соусы, тоз, көнбагыш, кинза, укроп.
Әзерләү: баклажаннарны шакмаклап турарга, кукуруз крахмалында бутарга. Кайнауга җиткерелгән майга алдан кайнарланган табада 3-4 минут эчендә баклажаннарны кыздырырга. Помидорларны турап, сотейникка тезәргә, өстенә кыздырылган баклажаннар, яшел тәмләткеч, кунжут мае, тоз, чили соусы салырга, яхшылап болгатырга кирәк. Барысын да тәлинкәгә салып, шарик формасында 4 сыр, көнбагыш hәм суган белән бизәргә.
Ләйсән ХУҖАГАЛИЕВА,
финанс-бюджет палатасы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев