Мирһади Разов автор яңалыклары
-
Төп чыршы кунакларны каршыларга әзерләнә
Тагын бер атнадан Тукай районының төп чыршысы утларын кабызачак. Яңа поселогында урнашкан бәйрәм чыршысы янында бүген кырмыска оясындагы кебек эш кайный. Район халкы аның ачылуын көтә.
-
Урманнарга керсәң тәртип бозма
«Урманнарга барсаң, агачларның кәкересен түгел, төзен кис...» дип җырлыйлар халык җырында. Әмма хәзер урманда агач кисү түгел, анда һава сулап йөрергә дә рөхсәт кирәк. Быел җәй, эссе булу сәбәпле, урманнарга керү бөтенләй тыелган иде. Кыш көне дә урманнарыбыз сак астында. Бигрәк тә декабрь аенда, Яңа ел бәйрәмнәре җиткәндә, чыршы һәм нарат агачлары кисеп алырга теләүчеләр юк түгел. Андыйлар һәрдаим урманчыларның күзәтүе астында. Алабуга урманчылыгының Тукай районы бүлеге баш урманчысы Ирек Сафин белән шул хакта әңгәмә кордык.
-
Игелек кылырга беркайчан да соң түгел
Матур, шул ук вакытта күңелнең иң нечкә кылларын кузгата торган бу чара районда дүртенче тапкыр үткәрелде. Тирә-юнебездә яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү, игелек кылу, яшәргә өмет уяту аягы-кулы исән-сау, күзе күрә, колагы ишетә торган кешеләрнең изге бурычы. «Игелек кыл – Твори добро» мәрхәмәтлелек марафонының инвалидлар ункөнлегендә үтүе дә үзе тирән мәгънәгә ия.
-
Кик-ри-күүк, яки Кош гриппы галәмәтләре
Күрше авылда кош гриппы килеп чыгу бөтен Балкоя авылын хафага салды.
-
Депутатка сораулар күп
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов Тукай районы сайлаучыларын кабул итте.
-
Егетләр машина йөртергә өйрәнә
Аларның икесен дә тормыштан ямь-гамь табып яшәү, авырлыклар алдында сынатмау, көчле рух берләштерә. Мин инвалид дип алар өйдә кул кушырып утырмыйлар, һәрвакыт нәрсә белән булса да мавыгалар. Сүзем Иске Теләнче авылы егете Рамил Хисамов һәм Күзкәй егете Рамил Шәйхуллин турында. Алар ДОСААФта машина йөртергә укырга килгәч бер-берсе белән танышалар, проблемалары бер, уйлары да охшаш.
-
Көнче күршеләр
Безнең авылда яшәүче Хәбир белән Кәбирне беләсезме? Белмәсәгез әйтәм, гомер буе бер-берсеннән көнләшеп, үчләшеп, күрше булып яшәп яталар алар. Үзләре сугышмыйлар да, талашмыйлар да, әмма төрттереп, читтән генә тешләп алырга бик маһирлар. Кәбир таштан зур гына бик матур өй салып куйды. Ул да булмады, бер елдан Хәбир, аны уздырып, ике катлы таш өй җиткерде. Кәбирнең икенче малае туды, Хәбир күршесенең авырлы хатынын күреп игезәкләргә «заказ» бирде. Тик аның да малае туды. Хатыннары дигәннән, алар да койма аша гына исәнләшәләр дә, башка бер сүз сөйләшмиләр, ирләре тәрбиясе яхшы тәэсир итә булса кирәк.
-
Төп чыршы Яңа поселогында куелачак
Яңа ел – көтеп алган бәйрәмебез. Районда аңа әзерлек чаралары башланды инде. Быел Тукай районының төп чыршысы нинди булачак соң? Район башлыгы Фаил Камаев муниципалитетның төп чыршысын кабызу, яңа ел чараларын үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.
-
Афәт көтмәгәндә килде
Авыл хуҗалыгында мал-туар, кош-корт үстерү өчен күп көч сорала. Әле азык белән тәэмин итү бер хәл, тирә-ягыбызда санап бетергесез йогышлы авырулар сагалап тора. Соңгы елларда африка дуңгыз чумасы, лейкоз, кош гриппы кебек чирләр фермерларга, авыл кешеләренә, хуҗалыкларга зур күләмдә зыян сала. Инде районыбызда кош гриппы чыганагы барлыкка килү бөтен җәмәгатьчелекне хафага салды.
-
Ярминкәдә ни булмас?
– Безнең авылда ярминкә була! – дигән хәбәр эх дигәнче Whatsapp аша югары очка менеп җитте.
-
Тукталыш павильоннары куя башладылар
Полсолнухи поселогында юлларны төзекләндерү эшләренең туктап торганы юк. Инде юл читләрендә урамнарга керү урыннарын ясыйлар, асфальт түшиләр. Тукталышлар куеласы җирләргә дә бетон салынып беткән, хәзер павильоннарның каркасларын урнаштыралар һәм аларны тышлаячаклар. Ун урында заманча автобус тукталышы булачак, төзүчеләр аларны тиз арада ясап бетерергә уйлыйлар.
-
Күкрәгендә «Алтын башак» балкый
Район тарихында тирән эз калдырган шәхесләр шактый. Шундыйларның берсе – бүген Иске Гәрдәле авылында гомер итүче Гомәр Гайнулла улы Хәйруллин. Гомәр ага шушы авыл кешесе, биредә туып-үсә, сигезьеллык мәктәптә белем ала. Аннары Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә унбер классны тәмамлый. Ә җәйге каникулларны колхоз басуларында чөгендер утап, печән чабып үткәрә. Ул вакытта Иске Гәрдәле авылы «Гигант» совхозы составына кереп, үзәге күрше Әҗмәкәйдә урнашкан була.
-
Супер КВН, яки Тукайлылар булдырды!
Тукай районы, кайсы гына яктан карама, уникаль, кабатланмас төбәк. Хезмәттә дә, мәдәнияттә дә, спортта да тукайлылар сынатмый. Авылларында креатив, алдынгы карашлы кешеләр яши. Бигрәк тә яшьләр заман белән бергә атлыйлар, туган телләрен дә, йолаларны да онытмыйлар, беләләр. Кыюлар, тәвәккәлләр, оялып тормыйлар... «Энергетик» мәдәният сараенда район КВН командаларының финал уены чыгышларын караганнан соң, соклану, гаҗәпләнү хисләре күңелдә бик озак вакытлар сүрелмәде. Булдырды егетләр һәм кызлар! Финалга үткән җиде команданың чыгышларын Александр Масляков үзе күрсә, «Афәрин!» дияр иде, мөгаен.
-
Газлы булу – үзе бәхет
Кече Шилнә авыл җирлегенә караган Филатовка бистәсенә газ килде. Торак йортларга зәңгәр ягулыкны биредә тантаналы рәвештә җибәрделәр. Филатовкалыларның сөенечен уртаклашырга район башлыгы Фаил Камаев, башкала кунагы – «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре төп идарәсе» генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов килде. Җәүдәт әфәнденең бу бистәгә газ кертүдә турыдан-туры катнашы бар. Газүткәргеч Филатовкада ул җитәкләгән оешма программасы кысаларында сузылды.
-
Табиблар өчен йорт салына
Кече Шилнә авылында Тукай районы үзәк дәваханәсендә хезмәт куючы табиблар һәм яшь белгечләр өчен торак йорт төзелә башлаячак. Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре районда иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе. Район җитәкчелеге ак халатлы һөнәр ияләренең яшәү шартларын кайгыртып йорт төзи башларга карар кылды. Кече Шилнәнең Московская урамында калкып чыгачак бу йортны төзү өчен ТР Президенты каршындагы дәүләт торак инвестицион программасы кысаларында 41 млн сум акча тотылачак. Йорт дүрт катлы булып, үзенә 24 фатирны сыйдырачак.