Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күкрәгендә «Алтын башак» балкый

Район тарихында тирән эз калдырган шәхесләр шактый. Шундыйларның берсе – бүген Иске Гәрдәле авылында гомер итүче Гомәр Гайнулла улы Хәйруллин.  Гомәр ага шушы авыл кешесе, биредә туып-үсә, сигезьеллык мәктәптә белем ала. Аннары Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә унбер классны тәмамлый. Ә җәйге каникулларны колхоз басуларында чөгендер утап, печән чабып үткәрә. Ул вакытта Иске Гәрдәле авылы «Гигант» совхозы составына кереп, үзәге күрше Әҗмәкәйдә урнашкан була. 

Гомәр Хәйруллин урта белем алгач, Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аннан инженер-механик дипломы белән туган җиренә кайта. Авылда гомер буе бригадир булып эшләгән әтисе улының җир кешесе булуын тели. Якташы Галимҗан Зарипов белән бергә укый Гомәр, икесе бергә «Гигант»ка кайталар. Эшли генә башлаган егетне көзен армия сафларына алалар. Хезмәттән соң кабат туган авылында җиң сызганып эшкә тотына. Совхозга инженер кирәк була, шул вазифага алына. КАМАЗ төзелә башлаган еллар, совхоз кырларында күпләп кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге үстерәләр. Кырларда техника эшли, ватылып, озак вакытка ремонтка туктарга ярамый. Уңыш вакытында җыелырга тиеш. Яшьтәше Галимҗан Зарипов исә яшелчәчелек буенча бригадир, ике энергияле белгеч барысына да өлгерә, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Гомәр Хәйруллинның хезмәтен район авыл хуҗалыгы идарәсендә күреп алалар, аны идарәгә баш инженер итеп чакыралар. Авылдан һич китәсе килми аның. Ул чакта идарә башлыгы Фаяз Мөҗәһитов аңа яшәргә фатир биреп, барыбер эшкә китертә. Алты ел биредә хезмәт куйганнан соң, Гомәр Гайнулловичны Чаллы райкомының беренче секретаре Рәис Беляев үзенә дәшә. Чәйләр эчеп матур гына сөйләшеп утырганнан соң, ул аннан районның «Чулпан» совхозына җитәкче булып баруын сорый. Артта калган бу хуҗалыкта күп көч куярга туры киләчәген аңлый Гомәр. Курыкмый, гаиләсе белән Борды авылына күчеп килә.
Ун ел «Чулпан» хуҗалыгында директор булып эшли, шактый уңышларга ирешә. Аның эшен Рәис Кыямович һәрдаим белешеп, тикшереп тора, ярдәм итә.
Соңрак Гомәр Гайнулла улын «Сельхозтехника» берләшмәсенә эшкә чакыралар. Биредә егерме ел эшли. Авырлыкларга түзә-түзә инфаркт ала. Табиблар аңа үзен сакларга кушалар. Шуннан соң гына Гомәр Хәйруллин Фаяз Мөҗәһитовка җиңелрәк эш сорап килә. Аны Чаллы районы профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп куялар. Гомәр ага бу эшне сигез ел башкара. Районда профсоюз эше алга китә, ул бөтен предприятиеләрдә, колхоз-совхозларда булып, профсоюз линиясе буенча булдыра алган ярдәмне күрсәтә. Аны һәркайда хөрмәт итәләр. Алтмыш өч яшь тулгач Гомәр Хәйруллин лаеклы ялга чыга.
Аның шәхси архивында мәртәбәле дәүләт бүләкләре шактый тупланган. Дистәрчә рәхмәт хатлары, дипломнар, орден-медальләр... Ул – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Күкрәгендә «Алтын башак» билгесе балкый, ә өй түрендә иң кадерле бүләкләрнең берсе – Минтимер Шәймиев тапшырган Рәхмәт хаты.
Тормыш иптәше Асия ханым белән 46 ел гомер итәләр. Алар «Гигант» совхозында эшләгәндә танышып кавышканнар. Асия бухгалтер, бик чибәр була, Гомәрне бер күрүдә үзенә гашыйк итә. Тормыш арбасын бергәләп тарталар алар. Район буйлап күченеп йөрү бер хәл, ә менә көн дә соңлап кайткан ирне каршы алып тәрбияләү хатын-кыздан түземлек, зирәк акыл сорый. Алар ике балаларын тәрбияләп олы юлга чыгаралар, уллары һәм кызлары белән бүген чиксез горурланалар. Инде биш оныкның әби-бабасы, Иске Гәрдәледә аларны ял саен көтеп алалар.
Гомәр ага лаеклы ялда булса да тынгы белми, спорт белән шөгыльләнә. Асия апа белән бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Аңа 75 яшьне бирмәссең дә. Яшен кебек яшьнәп үткән гомеренә борылып караса, күркәм эшләре бихисап. Олуг юбилеен ул горурлык белән каршы ала.
/ Автор фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X