Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп чыршы Яңа поселогында куелачак

Яңа ел – көтеп алган бәйрәмебез. Районда аңа әзерлек чаралары башланды инде. Быел Тукай районының төп чыршысы нинди булачак соң? Район башлыгы Фаил Камаев муниципалитетның төп чыршысын кабызу, яңа ел чараларын үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.

Тукай районының төп чыршысы узган елгы урында – Яңа поселогының иң матур җирендә, табигать кочагында, урман буенда куелачак. Аның буе 16 метр булачак, төрле утлар, гирляндалар белән бизәләчәк. Кыскасы, бик күркәм чыршы булачак. Чыршы урнашкан мәйданда зур һәм кечкенә кар таулары ясалачак. Боздан лабиринт төзү, аның стеналарына яктырткычлар кую, мультфильм геройлары сыннары урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук чыршы тирәли уен аттракционнары булдыру да планлаштырыла. Быел шугалак былтыргы урында түгел, башка мәйданчыкта катырылачак. Биредә прокатка тимераяк, чаңгы алу пункты эшләп торачак.
Фаил Камаев чаңгы трассасын яхшылап эшләргә кирәклегенә кат-кат басым ясады. Трассаның тигез һәм тыгыз булуы бик зур әһәмияткә ия. Чөнки чаңгыда кыш буе шуу мөмкинлеге булырга тиеш. Яңа поселогында ачык һавада узган бу киңәшмәдә район башлыгы каникуллар вакытында балаларның да шугалакка һәм чаңгы юлларына килеп шууы мөһим, диде. Аларның саф һавада йөрүләре сәламәтлеккә зур файда, дип ассызыклады.
Тукай районының төп чыршысы узган ел республика районнары чыршылары арасында бизәлеше буенча беренче урынны алган иде. Быел да сынатмаска исәп. Яңа поселогына кергәндә юл читләре дә быел кар сыннары белән бизәләчәк, поселоктагы биек йортлар, өйләр иллюминациядән балкып торачак. 
Чыршы янында куелган сәхнә дә заманча итеп бизәләчәк. Чыршыны ачу бәйрәмендә һәм Яңа ел каникулларында биредә районның үзешчән артистлары чыгыш ясаячак. Әлбәттә инде, мәйдан түрендә Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары да урын алачак. 2022 ел символы юлбарыс сынын да урнаштырырга уйлыйлар.
Тукай районының төп чыршысын ачу тантанасы 25 декабрьгә  планлаштырыла. Үзгәреш булса бу турыда газетада хәбәр итәчәкбез. Район чыршы бәйрәмендә ярминкә эшләячәк, сәүдә рәтләре тезелеп китәчәк.
Райондашларыбызны тагын бер сюрприз көтә. Бу хакта соңрак хәбәр итәрбез. Кыскасы, Тукай районы төп чыршысын ачу бәйрәме шәп һәм күңелле булачак!

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев