Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар өчен йорт салына

Кече Шилнә авылында Тукай районы үзәк дәваханәсендә хезмәт куючы табиблар һәм яшь белгечләр өчен торак йорт төзелә башлаячак. Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре районда иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе. Район җитәкчелеге ак халатлы һөнәр ияләренең яшәү шартларын кайгыртып йорт төзи башларга карар кылды. Кече Шилнәнең Московская урамында калкып чыгачак бу йортны төзү өчен ТР Президенты каршындагы дәүләт торак инвестицион программасы кысаларында 41 млн сум акча тотылачак. Йорт дүрт катлы булып, үзенә 24 фатирны сыйдырачак. 

Төзеләчәк йортның инде проекты әзер.. Анда бөтен уңайлыклар каралган. Йортны «Ядран-Строй» ҖСҖ төзи. Ул торак йортны сигез ай эчендә төзеп бетерергә вәгъдә итә. Проекта ишегалдын төзекләндерү дә кергән. Биредә балалар мәйданчыгы куелыр, чәчәк аллеялары ясалыр дип көтелә.
Табиблар әлеге йорттан фатирларны социаль найм нигезендә алачаклар.
Район башлыгы Фаил Камаев төзелеш компаниясе һәм йорт төзелешенә бәйле хезмәтләрне башкаручы оешмалар җитәкчеләре белән төзелеш башланасы урында эшлекле сөйләшү уздырды һәм алга куелган бурычларны намус белән үтәүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев