Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукталыш павильоннары куя башладылар

Полсолнухи поселогында юлларны төзекләндерү эшләренең туктап торганы юк. Инде юл читләрендә урамнарга керү урыннарын ясыйлар, асфальт түшиләр. Тукталышлар куеласы җирләргә дә бетон салынып беткән, хәзер павильоннарның каркасларын урнаштыралар һәм аларны тышлаячаклар. Ун урында заманча автобус тукталышы булачак, төзүчеләр аларны тиз арада ясап бетерергә уйлыйлар. 

Алда юл билгеләрен урнаштыру бурычы да тора. Шулай ук юл разметкаларын да сызарга кирәк. Юл читләренә вак таш түшәү дә дәвам итә, бу эш төгәлләнүгә бара.
Бүген олы юл читендә җәяүлеләр өчен тротуар салына башлаган. Алардан ерак түгел генә траншеялар казып, электр линиясе сузалар. Юлларны яктырту өчен дә биредә баганалар куя башлаганнар. «Подсолнухи юллары тиздән төннәрен дә яп-якты булачак», – диләр ут кертүчеләр.
Юлны ел ахырына кадәр тапшырырга планлаштыралар.

/ Мирһади Разов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев