Кик-ри-күүк, яки Кош гриппы галәмәтләре
Күрше авылда кош гриппы килеп чыгу бөтен Балкоя авылын хафага салды.
– Кичә Аккаш авылына кодаларга барып килгән идем, әтәчләре кычкыралмый, төчкерә дә төчкерә, – дип кибет алдына җыелган кешеләргә Мүнтәй кушаматлы берәү акыл сата.
– Шул күрше авылда берәү Африкадан тутый кош – попугай алып кайткан. Шуннан таралмады микән? – дип икенче берәү аның сүзләренә мөһер баса.
Ул да булмады, кибет каршына машинасы белән түбән оч Габделхәй очып килеп туктады.
– Җәмәгать, – диде ул сулышы кабып. – Барыгыз өйләрегезгә кайтыгыз, тавыкларыгызны, каз-үрдәкләрегезне яшерегез, я суеп бетерегез. Кош гриппы диеп җыярга киләләр икән...
Бу хәбәр яшен тизлегендә авылның югары очына менеп җитте. Китте авылда ыгы-зыгы.
– Бу карт тавыкларымны кая яшерим икән? Һаман күкәй салалар бит әле алар. Чаллыдан балалар кайткан саен биреп җибәрергә шул йомыркалары әйбәт иде.
Энҗебикә карчык тәмам аптырады. Ул да булмады, инспекторлар инде авыл башында дип, күршесе кереп җитте.
– Күрше Куерган авылында подряд җыйганнар ди, хәзер безгә чират. Мин үземнең тавыкларны өй түбәсенә дранчага мендердем.
– Нишлим соң? – диде Энҗебикә карчык. – Әллә өй базына ябыйммы?
Унбер тавык бер әтәч бәрәңге базына төшеп утырды.
Балкоя авылы халкы урамда бер сәгатьтә юк булды, кемдер капкасын бикләде. Кемдер кунакка Чаллыга элдерде. Инспекторлар да төшеп калганнардан түгел икән, участковыйга аларны койма башыннан этеп кертү артык көч сорамады. Керәләр, карыйлар, ни тавыклары, ни казлары юк?
– Энҗебикә апа, ник көпә-көндез капкаңны бикләдең?
– И-и, балам, авылда чегәннәр йөри дигәннәр иде, шулардан куркып инде...
– Теге сары тавыкларың кайда?
– Җәй көне үк суеп бетердем бит инде.
Сарай буш, ә кетәклектә «свежий» тавык эзләре.
Шулчак кайдандыр тонык кына әтәч кычкырган тавыш ишетелмәсенме? Инспекторларның колаклары тырпайды, кайдан килә бу әтәч тавышы?
– Телевизордандыр, анда хайваннар турында тапшыру бара, – дип тиз генә элдереп алды карчык.
– Туктале, тукта, – диде участковый, – әйдәгез, өйгә керик.
– Кик-ри-күүк!
Сатты Энҗебикәне әтәче. Ул да булмады, елый ук башлады карчык. Җәлләделәр аны, бүген үк суеп бетерергә куштылар. Юкса, кош гриппы керсә, бер тавыгы да исән каласы түгел икән.
Энҗебикә белән бер рәттән яшәүче Юан кушаматлы Шәкүрнең капкасы, ни гаҗәп, ачык иде. Егермеләп казы, ике дистә тавыгы булган хуҗаның болай елмаеп каршы алуы тикшерүчеләрдә шик уятты.
– Шәкүр абзый, кош гриппы килә. Кая казларың?
– Саттым, Минзәләдән килеп алдылар.
– Алдаламыйсыңмы?
– Юк.
Инспекторлар ары карадылар, бире карадылар, базга төштеләр. Юк кош-корт.
Шәкүрнең мунча түбәсендәге торбадан төтен чыга иде.
– Нәрсә, ял түгел, кич җитмәгән, мунча яктың штоли?
– Әйе, кызлар кайткан иде, мунча керәләр. Безнең мунча яга торасың, керә торасың, современный бит.
Мунча эчендә әллә җырлыйлар, әллә бакылдыйлар, әллә гөрлиләр – һич аңларлык түгел. Юан Шәкүр, һай, хәйләкәр икән! Мунча ягып, бөтен каз-үрдәкләрен, тавыкларын шунда тутырган.
– Кызлар түгел, казлар мунча керә икән бит! – дип тел шартлатты авыл җирлеге башлыгы Хәтәрбай.
– Бүгенгә арыдык, Куерганда да күп йөрдек, иртәгә тагын киләбез. Төн чыкканчы кошларың юк булсын, – дип кисәттеләр Шәкүрне.
Ул көнне Балкоя авылы халкы керфек тә какмады. Халык тавык, каз-үрдәк суйды. Кемдер барлык кошларын төяп каядыр алып китте. Габделхәй әнә Актаныштагы кодаларына илтеп куйган диләр. Шулай да җиде кат келәткә бикләп куючылар да булмады түгел.
Мәйсәрә белән Сабит кына малайлары Бразилиядән алып кайтып бүләк иткән әтәч белән хушлашырга теләмәделәр. Бу шулкадәр матур каурыйлы, горур, кикрикләре таҗ кебек тырпайган, кыскасы, курчак кебек әтәч иде. Аны өйдә мәче асраган кебек асрадылар, яраттылар шуны. Шәһәрдән оныклары кайтса әтәч белән уйнап туймадылар. Бразилка кушаматлы бу әтәч үзе дә кешегә ияләшкән бер мәхлук иде. Инде хәзер нишләргә аның белән?
Таң атты. Уйлый торгач җаен таптылар бит. Сабит матур әтәчне капчыкка салып үзе белән ферма төзелешенә алып китте. Мескен әтәч әллә сизгән инде, көне буе тыны да чыкмады.
Икенче көнгә Балкоя авылына яңа көч җыеп килгән инспекторлар өйдән-өйгә кереп йөрсәләр дә, бернинди кош-корт тапмадылар. Хәтта алардан куркып чыпчыклар, күгәрченнәр, ала каргалар да качып беткәннәр, ди.
Кич белән Бразилка капчыкта көн саен өйгә кайтты, иртән китте. Ә ял көнне әтәчкәй, кош гриппы тынганчы дип, Чаллыга кунакка китте.
Балкоя авылында хәзер кош тавышын ишерермен димә. Энҗебикә апаны да Чаллы базарында күргәннәр, тавыклар сатып тора, ди.
Шулай итеп, авылга кош гриппы килеп җитмәде. Туксан көннән, яз җиткәч, Аллаһы боерса, кабат әтәч тавышлары ишетелер, тавыклар җырлар, бәбкәләр пипелдәшер әле.
/ Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев