Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелек кылырга беркайчан да соң түгел

Матур, шул ук вакытта күңелнең иң нечкә кылларын кузгата торган бу чара районда дүртенче тапкыр үткәрелде. Тирә-юнебездә яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү, игелек кылу, яшәргә өмет уяту аягы-кулы исән-сау, күзе күрә, колагы ишетә торган кешеләрнең изге бурычы. «Игелек кыл – Твори добро» мәрхәмәтлелек марафонының инвалидлар ункөнлегендә үтүе дә үзе тирән мәгънәгә ия. 

Матур башлангыч дәвамлы
Тукай районы авылларында яшәүче инвалидларның берсе дә ункөнлектә игътибарсыз калмады. Аларның кайберләре «Энергетик» мәдәният сараенда узган әлеге мәрхәмәтлелек марафонына да чакырылган иде.
Район башлыгы Фаил Камаев чарада катнашучыларны сәламләп, бу башлангычның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклап үтте. «Игелек кыл» марафонының район җитәкчесе инициативасы белән традициягә керүе үзе игътибарга лаек.
– Мине Самара өлкәсендәге Гали авылында (Алькино) яшәүчеләрнең һәрчак бер-берсенә булышып яшәүләре сокландырды. Анда нинди генә ярдәм кирәк булса да авылдашларына мөрәҗәгать итәләр. Нинди күркәм күренеш, – диде Фаил Мисбахович. – Бүгенге хәйрия акциясендә катнашып, без инвалид райондашларыбызның тормышларын җиңеләйтәбез, хыялларын чынга ашырабыз, дәвалану өчен күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәбез. Марафонның исәп-хисап счетына акча күчергән барлык райондашларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм.
Фаил Камаев үзе район хакимияте исеменнән исәп-хисап комиссиясенә 210 мең сум акча тапшырды. 
Ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева районда инвалидлар белән алып барылган эшләр, күрсәтелгән ярдәм төрләре белән таныштырды. 

Ярдәм итүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк
Сәхнә түрендәге экранда бер-бер артлы инвалидлар тормышыннан видеороликлар күрсәтелә. Шуларның берсе – Әҗмәкәй авылыннан кечкенә Аиша Гыйләҗева турында. Ул үзенә күрсәткән ярдәм өчен әнисе белән бергә рәхмәт әйтергә килгән. Аиша үз куллары белән ясаган бүләк тә алып килгән, аның үзенә дә курчак бүләк иттеләр.
Бөтенроссия һәм республика конкурсларында җырлап күп җиңүләргә ирешкән Азалия Яфасова җырлаганда залда утыручыларның күзләренә яшь килгәндер. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты да, Спиваков хәйрия фондының 18нче халыкара фестивале дипломанты да, Диана Гурцкая фонды уздырган «Ак таяк» халыкара фестивале финалисты да ул. Азалиягә хәйриячеләрдән смарт-сәгать бүләк ителде.
Шәфкатьле, игелекле булу өчен тылсымчы булырга кирәкми. «Игелек кыл!» марафонында катнашып, финанс ярдәме күрсәткән предприятие һәм оешмаларга зур рәхмәттән башка сүз юк. Район суды, прокуратура, суд приставлары, хәрби комиссариат, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге, район Эчке эшләр бүлеге кебек хокук саклау органнары да булдыра алганча үз өлешләрен керттеләр.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белән бергә сәхнәгә авыл җирлекләре рәисләре күтәрелә. Бу игелекле эштә аларның катнашуы аеруча игътибарга лаек. Чөнки алар авылларда инвалидлар белән турыдан-туры аралашалар, булышалар, хәлләрен белеп торалар.
– Инвалидларга без ел әйләнәсе ярдәм итәргә бурычлыбыз, – диде Рөстәм Илдусович. – Тормышта төрле хәл булырга, бүген исән-сау кеше иртәгә фаҗигагә юлыгып имгәнергә, инвалид калырга мөмкин. Шуңа күрә игелек кылып, мөмкинлекләре чиклеләр турында уйлау изге гамәл.
Рөстәм Закиров авыл җирлекләре рәисләре белән бергә җыелган 55 мең сум акчаны марафон хисабына тапшырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләренә, төрле формадагы авыл хуҗалыклары оешмалары рәисләренә, фермерларга, ветеринария берләшмәсенә, Россельхозцентр филиалына да рәхмәтләрнең иң олысы. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәркөнне һәркемне игелекләр кылырга чакырды. Ул җыелган 611 мең сум акчаны исәп-хисап комиссиясенә тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү, аңа ярдәм итү буенча беренче урынбасары Илмир Җаббаров белән бергә эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, сәхнәгә күтәрелеп, инвалидлар адресына җылы сүзләр әйттеләр. Алар өлеше 370 мең сум булды.
Район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре марафонга 320 мең сум ярдәм керттеләр. 
Ак халатлы табиблар сәхнәгә чыгып баскач, зал беразга тынып калды. Район больницасы хезмәткәрләре исеменнән баш табиб урынбасары Наилә Гессер чыгыш ясады. Ул барлык райондашларыбызга сәламәтлек теләде, янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген искәртте. Табибларның марафонга керткән өлеше 200 мең сум тәшкил итте.
Хәйрия акциясендә мәдәният хезмәткәрләре 82 мең сум акчаны исәп-хисап комиссиясенә тапшырды, район спортчылары 18 мең сум өлеш кертте.
Шулай ук социаль яклау, мәшгульлек үзәге һәм башка социаль тармакларда эшләүчеләр хәйриягә саллы гына өлешләрен керттеләр.
Игелек күрсәтүчеләрнең исемнәрен санап бетерерлек түгел. Алар бик күп булды. 

Хыяллар чынга ашты
Инвалидларның хыялын чынга ашыру турында марафонда аерым бүлек булдырылуы да игътибарга лаек. Кызыл Байрак авылыннан Рафаэль Мәхмүтовның ноутбук турында хыяллануы хакында газетабызның узган санында язган идек инде. Аның теләге чынга ашты – җаваплылыгы чикләнгән «Прибрежный сәүдә йорты» җәмгыяте генераль директоры Илнар Салихов бүләкне алып килде. Рафаэль өйдә ятып кына торганлыктан, ноутбукны апасы Октябрина Әюповага тапшырдылар. 
Теләнче-Тамакта яшәүче Олег Мөхәмәтҗанов агачтан юнып төрле фигуралар, әйберләр ясый. Аның хыялы – агач эшкәртү станогы. Олегка станокны да Илнар Салихов тапшырды.
Түбән Суыксу авылыннан кечкенә Азалиянең колаклары начар ишетә. Әти-әнисенең хыялы – кызларына ишетү аппараты алу. Балага бу кирәкле аппаратны «Благодарение» яшь буынга ярдәм итү һәм социаль инциативалар фонды президенты Фәрит Салихов бүләк итте.
Бәтке авылыннан Булат Мансуровка эллиптик тренажер һәм йөзү бассейнына йөрү өчен абонемент тапшырылды. Аны «Чаллы Икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов бүләк итте. Рафаэль Сөләймановичка рәхмәтләрнең иң зурысы, ул һәрвакыт тукайлыларга ярдәм итеп тора.
Биклән авылында яшәүче Айсинә Якупова Казан циркына барырга хыяллана, аның хыялын ТР буенча пенсия фонды бүлеге управляющие Эдуард Вафин тормышка ашырды. Айсинәгә ул өч билет һәм бару-кайту өчен юл чыгымнарына акча бирде.
«Игелек кыл» марафоны сәхнәсе бер минут та буш тормады, җырларны биюләр алыштырды, талантлы райондашларыбызның чыгышлары сокланырлык иде. 

«Алтын йөрәкле кеше»
Ел саен «Игелек кыл – Твори добро» марафонында «Алтын йөрәкле кеше» билгеләнә. Быел да район башлыгы Фаил Камаев аны горурлану хисләре белән игълан итте: «Прибрежный сәүдә йорты» генераль директоры Илнар Салихов!
Район җитәкчесе аңа Рәхмәт хаты һәм махсус статуэтка тапшырды. Илнар Салихов район өчен бик күп игелекле эшләр кылган җитәкче. Юллар төзелешендә булсынмы, авылларда төзекләндерү эшләрендәме – һәрвакыт ярдәм итеп тора. Инвалидларга булышуны исә беренче урынга куя.

«Игелек кыл» мәрхәмәтлелек марафоны әле төгәлләнмәде. Бүгенгә счетта 3 миллион сумга якын акча җыелган, акча керү көн саен дәвам итә.
Тукай районында изге җанлы, ярдәмгә ашкынып торучы кешеләр күп. Бу инде районыбызның рухы сау-сәламәт, күркәм, ныклы дигән сүз. Шуны онытмыйк – игелек кылырга беркайчан да соң түгел!
/ Мирһади Разов фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев