Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатка сораулар күп

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов Тукай районы сайлаучыларын кабул итте.

Ул район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белән районда мөһим булган эшләр, проблемалар хакында фикер алышты. Депутат мәсьәләләрне хәл иткәндә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Җирлегебездән сайланган халык вәкиленә иң беренче булып Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова мөрәҗәгать итте. Ул авылда сквер, спорт мәйданчыгы булдыру һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча күпфатирлы йортлар янын төзекләндерү кирәклеге хакында әйтте. Николай Нефедов бу проблемаларны ничек бергәләп  хәл итеп булу юлларын билгеләде, ярдәм итәчәген белдерде.

Мәләкәс авылында яшәүчеләр авылга янгын сүндерү машинасы һәм аны сакларга гараж кирәклеген әйттеләр. Николай Нефедов бу проблеманы хәл итү буенча эш башланачагын белдерде. Ул Чаллыдан янгын сүндерү бригадасы килеп җиткәнче авылда янгын чыганагын тиз арада сүндерү өчен шартлар булырга тиеш диде. Мәләкәстә зур булмаган су ташу машинасы бар икән, әмма ул иске һәм проблеманы хәл итми.

Круглое Поле поселогыннан Алла Вахрушева поселокта торак-коммуналь тармакта төзекләндерү эшләре кирәклекне сорады. Поселокта яңа урамнар, йортлар да төзелеп тора. Алла Борисовна мәктәпкә тегү машиналары кирәклекне дә искәртте.

Николай Нефедов киләчәктә дә сайлаучылар белән даими очрашып торачагын да белдерде.

/ Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев