Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егетләр машина йөртергә өйрәнә

Аларның икесен дә тормыштан ямь-гамь табып яшәү, авырлыклар алдында сынатмау, көчле рух берләштерә. Мин инвалид дип алар өйдә кул кушырып утырмыйлар, һәрвакыт нәрсә белән булса да мавыгалар. Сүзем Иске Теләнче авылы егете Рамил Хисамов һәм Күзкәй егете Рамил Шәйхуллин турында. Алар ДОСААФта машина йөртергә укырга килгәч бер-берсе белән танышалар, проблемалары бер, уйлары да охшаш.

Рамил Хисамовка 29 яшь. Беренче группа инвалид булуына карамастан, күтәренке күңел белән яши. Элегрәк кәгазьдән төрле әйберләр ясау белән мавыккан, хәзер карашым, фикерләвем күпкә үзгәрде, ди ул. Коръән сүрәләрен яттан укый, догаларны да яттан белә. Ихластан Аллаһы Тәгаләгә ышана. Рамилгә бу яшәргә көч бирә, ышанычын арттыра. Әти-әнисе пенсионерлар, алар тәрбиясендә гомер кичерә. Сеңлесе бар, энесе армия сафларында хезмәттә икән.
– Энемнең исән-сау хезмәт итеп кайтуын телим, – ди ул. – Аннан соң, теләкләргә килгәндә, электроколяскам булсын иде дип хыялланам. Урамда йөргәндә гади коляска белән кыенрак шул.
Әйе, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хәлен аңлаучылар юк түгелдер, бәлкем берәрсе Рамил Хисамовка ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.
Рамил интернет белән бик дус, инвалид кешегә дөньяга тәрәзә шул компьютер аша. Аның социаль челтәрләрдә дуслары шактый, алар белән көн дә аралаша, җир шарында нинди вакыйгалар, хәлләр булганын белеп тора.
Рамил Хисамовның адашы Күзкәй егете Рамил Шәйдуллин да оптимист,  тормыш сынауларын җиңеп яши. Ул да беренче группа инвалид. 
– Кәгазьдән бер метр биеклектә роботлар ясап күргәзмәләрдә катнашканым булды, – ди ул. 
Рамил Шәйхуллин киләчәктә машинага сыя торган, компактлы коляскам булсын иде дип тели. Аны аңларга да була, тиздән, Аллаһы Тәгәлә боерса, февральдә имтихан биреп, машина йөртү таныклыгы аласы бит. 
Күзкәй Рамиле дә әти-әнисе белән яши. 
– Әни инде пенсиядә, әти киләсе елга гына чыга әле, – ди ул. – Апаларым бар, туганнарым да шактый. Гел интернетта утырам инде, – ди ул да. Социаль челтәрләрдә дуслары күпчелек авылдашлары, туганнары икән.
Ике егет тә бүгенге көндә машина йөртергә укыйлар. Аларны бирегә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Гөлнур Исмәгыйлева чакырган. Инвалидларны машина йөртергә өйрәтүче махсус программа да бар икән. Аның авторы – Яр Чаллы ДОСААФ автомәктәбе җитәкчесе урынбасары Гөлфидә Мәхмүтова. Ул әле күптән түгел генә «Татнефть» грантына ия булган. Аның нәкъ менә инвалидларны В категориясе буенча машина йөртергә өйрәтә торган «Курсант особого назначения» проекты җиңеп чыккан. 
Ике Рамил дә моның өчен бик шат.
– Иң зур рәхмәтләребез Гөлнур апа белән Гөлфидә апага. Алар икесе дә, әниләребез кебек, безнең өчен гел борчылып торалар.
– Машина йөртергә өйрәнү бик кыен түгелме соң? – дип сорыйбыз егетләрдән.
– Машинаны күргән бар иде инде, – ди Рамил Шәйхуллин. – Тик менә башта кул белән генә идарә итүгә авыррак булды. Хәзер өйрәнеп бетеп киләбез.
– Машина йөртермен дип хыялланганым да булмады, – ди Рамил Хисамов. – Инде имтиханнарны ничек итеп уңышлы тапшыру турында уйлыйм.
Егетләр, әйткәнемчә, алдагы елның февралендә буласы имтиханнарга тырышып әзерләнәләр. Ә машина алу турында таныклык алгач уйларбыз, диләр алар.
Менә шундый дөньяга киң карашлы, төшенкелеккә бирелми торган инвалид егетләр яши районыбызда. Аллаһы Тәгалә аларга саулык-сәламәтлек бирсен, теләгән теләкләрен кабул итсен. Без исә аларга «Афәрин, егетләр!» дип әйтәбез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев