Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп чыршы кунакларны каршыларга әзерләнә

Тагын бер атнадан Тукай районының төп чыршысы утларын кабызачак. Яңа поселогында урнашкан бәйрәм чыршысы янында бүген кырмыска оясындагы кебек эш кайный. Район халкы аның ачылуын көтә.

Төп чыршы янында боздан төрле фигуралар, лабиринтлар ясау, таулар, башка төр уен һәм күңел ачу урыннары ясау эшләре инде төгәлләнү алдында. Барысы да бик матур булачак. Төзүчеләр боз кирпечләрне якындагы күлдән ташыйлар. Гаҗәпләнеп: «Боз әле болай калын каткан микәнни?» – дип сорыйбыз. Күлнең өстенә көн саен су сибеп торып боз катламын «үстергәннәр» икән. Киләсе ел символы булган юлбарыс сынын да ясый башлаганнар, Кыш бабай белән Кар кызы да тиздән үз урынын алачак.
Район җитәкчесе Фаил Камаев бәйрәмгә әзерлекнең барышын үзе килеп тикшерде.
– Тукай районы хезмәтчәннәре ел буе тырышып эшләделәр, бәйрәмнәре дә матур, күңелле булырга тиеш. Без ял һәм бәйрәмнәр өчен кирәкле шартларны тудырабыз, – диде район башлыгы.
Бер читтә шактый зур мәйданда боздан шугалакның читләрен ясыйлар. Биредә ял көннәрендә, каникул вакытларында олысы да, кечесе дә тимераякта шуа алачаклар. Шулай ук тимераякны да, чаңгыны да прокатка алырга мөмкин булачак. Инде балалары белән бәйрәм булачак урынны карарга килгән райондашларыбыз да бар. Андреевлар, әйтик, Олы Шилнәдән үк килгәннәр.
– Узган ел да бирегә балаларны алып килеп уйнаттык, күңел ачтык. Бик ошады. Инде менә быел да балаларыбыз белән бергә район чыршысы ачылуны көтеп торабыз. Быел территория тагын да матуррак, ял итәргә тагын да уңайлырак булыр дип ышанабыз, – ди ике бала – малай белән кызның  әнисе Антонина Ивановна.
– Без «Татарстан» совхозы поселогыннан. Чаллыдан кайтышлый улым кереп карыйк диде. Оныкларны алып килергә исәбе. Бик тырышып эшлиләр, әйбәт булачак. Район җитәкчеләренә һәм шушы матурлыкны тудыручы эшчеләргә рәхмәт, – ди үзен Рәйханә дип таныштырган апа.
Төп чыршы янында һәркем эш белән мәшгуль, бик күп авыл җирлекләреннән килеп булышалар. Инде сәхнә әзер, район мәдәният бүлеге артистлар белән яңа ел тамашасы һәм бәйрәм концертлары репетицияләрен дәвам итә. 
Балалар өчен күңел ачулар, уеннар оештырылуга быел аеруча игътибар бирелә. Чыршы тирәли балалар паровозы йөриячәк, пониларда да, җигүле атта да утырып йөрү үзе бер шатлык булачак.
Район җитәкчесе төп чыршы булачак мәйданда барган эшләрдән кәнәгать булуын белдерде.
Тукай муниципаль районы төп чыршысы 25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә ачылачак. Райондагы Яңа ел бәйрәмнәре программасы газетабызның киләсе санында биреләчәк.

/ Мирһади Разов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев