Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көнче күршеләр

Безнең авылда яшәүче Хәбир белән Кәбирне беләсезме? Белмәсәгез әйтәм, гомер буе бер-берсеннән көнләшеп, үчләшеп, күрше булып яшәп яталар алар. Үзләре сугышмыйлар да, талашмыйлар да, әмма төрттереп, читтән генә тешләп алырга бик маһирлар. Кәбир таштан зур гына бик матур өй салып куйды. Ул да булмады, бер елдан Хәбир, аны уздырып, ике катлы таш өй җиткерде. Кәбирнең икенче малае туды, Хәбир күршесенең авырлы хатынын күреп игезәкләргә «заказ» бирде. Тик аның да малае туды. Хатыннары дигәннән, алар да койма аша гына исәнләшәләр дә, башка бер сүз сөйләшмиләр, ирләре тәрбиясе яхшы тәэсир итә булса кирәк. 

Хәбир бакчасына абрикос агачы алып кайтып утырткан, Кәбир белми калган. Ни эшләгән дисезме? Күршесенә күренеп торган бакчасындагы алма агачына кибеттән әфлисуннар алып кайтып элгән. Хәбирнең күзләре әфлисун чаклы шар булган, диләр.
Хәбирнең машинасы Хундай, Кәбирнеке Киа. Ничек мине узып киткән әле Кәбир? Хәбир тиз арада Хундайны сатып, ишегалдына Тойота кайтарып куйган.
Күршеләр шулкадәр көнчелләр, тозлары, шырпылары бетсә дә бер-берсеннән бурычка сорап кермиләр. Авыл халкы да аптырый – ничек шулай яшәргә була?
Авылның бер җор кешесе Хәлим агай боларны дуслаштырырга уйлый, мәҗлескә чакыра. Ата казын суя да бәлеш пешертә, Коръән укытам, ди. Өч өй аркылы Хәлим өенә ир-атлар җыела башлый. Беренче булып Хәбир килә, иң ахырдан Кәбир керә. Өстәл артында боларның урыннарын рәттән куйганнар икән. Көндәше янына утырмаска әй боргалана Кәбир, әй борсалана... Мулла бабай: «Хуҗа кайда әйтә, шунда утырасың», – дигәч кенә риза була. 
Өстәл янында да тик утырмыйлар болар, берсе астан гына чеметә икенчесен, икенчесе катырак чеметеп җавап бирә. Аш китергәч, Кәбир күрмәгәндә Хәбир аның ашына борыч тутыра, тегесе дә җавапсыз калмый – тоз тондыра. Моны күреп торган хуҗа сөйләштереп тә карый, яннарына килеп мәзәк сөйләп көлдермәкче дә була. Юк кына бит, барып чыкмый. 
Мәҗлеснең ни сәбәпле оештырылганын белгән мулла бабай бик шәп итеп күрше хакы турында вәгазь сөйләп җибәрә. Ничек итеп дус булырга, ярдәм итәргә кирәклеген шундый тәэсирле итеп сөйли ул, бигрәк тә янгын чыгып ике күршенең йорт-җирләре янып бетү турында бәян иткәч, Кәбирнең күзләре яшьләнә, Хәбирнең дә күңеле таш түгел, ул да тирләп-пешеп чыга. Мулла бабай вәгазен, ягез әле, күршеләр, бер-берегезгә кулларыгызны бирешегез, дип тәмамлый.
Ике көнчел күрше дин әһеле сүзләренә каршы килә алмыйлар, кыенсынып кына кул бирешәләр. Менә шул мәҗлес аларны үзгәртә дә инде. Алар дуслашып китәләр. Җитмәсә, йөрешергә ике арада капка да ясап куялар. Кайда ни бар, кем нәрсә алып кайткан – бүлешә башлыйлар. Хатыннары аптырашта. Хәбир белән Кәбирнең көтмәгәндә дуслашып китүләрен авылда зур вакыйга итеп сөйлиләр. Хәлим агай гына мыек астыннан елмаеп йөри. Кеше күрмәгәндә «Булдырдым мин!» дип күкрәк кагып ала диләр.
Көнләшмәгез, көнчелек яхшыга илтми. Кәбир белән Хәбир кебек булмагыз. Күрше хакы – Аллаһ хакы, диләр.

/ Фото редакция архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев