Ярминкәдә ни булмас?
– Безнең авылда ярминкә була! – дигән хәбәр эх дигәнче Whatsapp аша югары очка менеп җитте.
– Кәбестә сатарлар микән? – диде куян асраучы Гаптери.
– Кәбестә булдымы аш, солы кирәк, солы! – дип кушылды ике ат тотучы Гайни.
– Җаның ни тели, шуны алып киләләр, дип әйтте бит авыл сәвите, – дип кушылды гайбәтче Хәмдия.
Халык, дулкынланып, булган акчаларын санап, ярминкәгә диеп әзерләп, шул көнне көтте.
Иртән иртүк Тамак авылын матур музыка, җыр авазлары уятты. Авыл уртасындагы мәйданда ярминкә башланды.
– Мондый вакыйганың безнең авылда булганы юк иде, кайсы уйлап тапкан, рәхмәт төшкере! – дип, әбиләр йөгереште. Сабантуенда мыштым гына йөргән бабайлар да сикерә-сикерә шунда ашыктылар.
Ябырылды халык бәрәңе сатучыларга. Быел корылык аркасында уңыш булмагач кышын ни ашарбыз дип кайгырганнарга шәп булды бу!
– Бәрәңге бакчасына газон чирәме чәчәләр дә бәрәңге үстермиләр, ялкаулар ярминкәгә килеп капчык-капчык бәрәңге ташыйлар, – ди сатучы эшмәкәр Мингариф абзый.
Гаптери белән Гайни да кәнәгать, берсе ун капчык кәбестә алган, икенчесе җиде капчык солы.
Сәлимә карчык та, ярминкә дигәч, карт кәҗә тәкәсен өстерәп килеп җиткән.
– Сатам, – ди ул. – Туйдым, арыдым, бәйдән ычкына да күрше авыл кәҗәләре янына чаба. Кәҗәле кешеләр үзен алып та китеп торалар инде.
Халык кәҗә тәкәсе янына җыелды.
– Бәй, бөтен авылда шушы тәкәнең бәтиләре бит инде, нәселе шәп моның, – дип әйтеп салды усал телле Хәмдия.
– Мин алам моны, өч мең бирәм! – диде Гаптери.
– Тукта, тукта, нинди өч мең, бишне бирәм, – дип кычкыра ук башлады Гайни. – Мин бу тәкәне арендага биреп торып, ярты айда кайтарам ул акчаны.
Авылда бердәнбер булган кәҗә тәкәсе өчен китте тартыш, китте сатулашу.
– Сигез меңне бирәм! Кәҗә тәкәсе минеке, – дип килеп кысылды сату-алуда «эт ашаган» Шакирә атлы хатын.
– Ун меңгә сат, Сәлимә әби. Юк-бар бәягә бирмә, кәҗә тәкәң алтын синең, әле көч-куәте дә бетмәгән, үзем алам, – дип кибет тотучы Гали тәкәне үзенә таба сөйри дә башлады.
Бу хикмәтне күрергә әй җыелды ярминкәгә килгән бөтен халык. Кәҗә тәкәсен аласы килгән башка авыл кешеләре дә бәяне арттырып сорап карадылар. Башы каткан Сәлимә карчык тәмам гаҗиз булып басып торуын белде. Югыйсә, үзенең дә ике кәҗәсе бар. «Әллә сатмыйм микән?» – дип тә уйлады ул.
Инде кәҗә тәкәсе өчен 15 мең бирергә теләүчеләр дә табылды. Ә ул, кәҗә тәкәсе, горур хайван, алдында торган печәнне күшәп тик тора. Гаптери белән Гайни аның алдына кәбестә белән кишер дә салдылар.
– Егерме меңнән дә ким сатма, – дип авылда зоотехник булып эшләгән Фәрит әйтеп тә бетермәде, кәҗә тәкәсе сикереп торып баудан ычкынды да, халык арасыннан яшен тизлегендә узып, авыл башына таба чапты.
Әйтерсең, барысын тыңлап, аңлап торган. Бераз чапкач, борылып ярминкә ягына карады да, мә-ә-ә дип, үртәгәндәй кычкырып алды.
Күрше авылга сөттәй ак бер яшь кәҗә янына элдерде ул. Тегесе тавыш биргән булса кирәк.
Ярминкәдә халык бот чабып көлә башлады. Кәҗә тәкәсе белән табыш алырга теләгән көлкегә калган эшмәкәрләр оятларыннан җир ярылса кереп китәрдәй булып кызарындылар, бүртенделәр. Сәлимә карчык исә: «Кайтырсың әле мур кыргыры, суеп ашармын...» – дия-дия өенә кузгалды.
Ә ярминкә дәвам итте.
Мирһади Разов.
/ Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев