Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Супер КВН, яки Тукайлылар булдырды!

Тукай районы, кайсы гына яктан карама, уникаль, кабатланмас төбәк. Хезмәттә дә, мәдәнияттә дә, спортта да тукайлылар сынатмый. Авылларында креатив, алдынгы карашлы кешеләр яши. Бигрәк тә яшьләр заман белән бергә атлыйлар, туган телләрен дә, йолаларны да онытмыйлар, беләләр. Кыюлар, тәвәккәлләр, оялып тормыйлар... «Энергетик» мәдәният сараенда район КВН командаларының финал уены чыгышларын караганнан соң, соклану, гаҗәпләнү хисләре күңелдә бик озак вакытлар сүрелмәде. Булдырды егетләр һәм кызлар! Финалга үткән җиде команданың чыгышларын Александр Масляков үзе күрсә, «Афәрин!» дияр иде, мөгаен.

Ә финалга килү җиңел булмады. Командаларга биш зона турыннан, ике этапта ярымфиналдан үтәргә кирәк иде. Жюри иләктән иләп, иң көчлеләрне генә сайлап алды. «Тукаевский движ» исеме астында үткән финал уеннарына «сират күпере» аша үтеп, иң шаяннар, иң тапкырлар гына чыктылар.

Сәламләү – уеннарның шәп буласына ишарә
КВН бик матур итеп, яшьләрчә ясалган промо-ролик белән башланып китте. Бу инде уенның бик текә, шәп буласына ишарә кебек иде. Шунысы үзенчәлекле, бәйгедә төрле яшьтәге кешеләрнең бер командада чыгыш ясаулары, бер-берсен тулыландырулары программаны тагын да баетты, юмор хисе өстәде. Сәламләү өлешендә Югары Суыксудан «Твикс» командасы аеруча истә кала торган номер әзерләгән. Анда иң яшь уенчы Ильмирның «кыланышлары» гына да ни тора! Аларны күреп, көлеп, тамашачының эчләре катып бетте.
«Биклән борычлары» командасы егетләрен беренче каналдагы КВНга җибәрерлек! Алар көн кадагындагы проблемаларны да, тормышыбызның четерекле якларын да юмор теле белән күтәрә. Командадагы Эмин исемле егетнең артистлык таланты – бикләнлеләрнең зур уңышы.
Сәламләү өлешендә Күзкәй авылының «Катык» командасы уены шаккатырды. Һичшиксез, көчле команда тупланган, егетләр-кызлар тамашачыны үзләренә җәлеп итеп кенә калмадылар, авыл проблемаларын да көлке аша тасвирладылар. Җитәкчеләргә дә төртмә шаяртулар белән кинаяләр ясадылар. 
Иштирәкнең «Текә кызлар» командасы да аерым игътибарга лаек. Алар чыгышында заманчалык та, авылның бүгенгесе дә, хәл итәсе мәсьәләләр дә яңгырады. Шулай булмый ни, командада авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинаның уйнавы артистларны гына түгел, башка авыл җирлекләре башлыкларын да көнләштергәндер, мөгаен. КВН барлык яшьтәгеләргә дә килешә. Афәрин, Гөлнара!
Түбән Суыксуның «Суык-Су» командасы креатив та, кискен юмор хисенә дә бай чыгышы белән таң калдырды. Кара күзлек кигән малайлар һәм бер кыз беренче чиратта татар телебезне яхшы белүләре белән алдырсалар, икенчедән, һәр чыгышка мәгънә сала белгәннәр. Көлеп кенә калмыйсың, кайдан башларына шушы идеяләр килде икән дип уйлап утырасың.
Бәткенең «Бәтке Style» һәм Теләнче Тамакның «Тук тамаклар» командалары да тамашачыларга бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр. «Тук тамаклар»ның район түрәләренә җиткерер гозерләре дә юмор аша шәп яңгырады. Шаярту булгач шаярту инде, уены-чыны бергә.
Сәламләү өлешендә бүгенге көннең төп проблемасы коронавирус, COVID-19, QR-код турында төртмәле юмор, тормыштан алынган хәлләр дә актуаль яңгыраш тапты.
Мәртәбәле жюри чыгышларга билгеләрне юмарт куйды: күпчелек уеннар биш балл белән бәяләнде, дүртлеләр дә булды. 

Видеороликлар – кечкенә фильм кебек 
КВНның икенче өлеше – видеороликлар бәйгесе. Командалар иҗат иткән кыска язмаларның кызыклы сюжетлары проблемаларны да, мәхәббәтне дә, авылдагы хәлләрне дә үз эченә алган. Бигрәк тә «Биклән борычлары», «Текә кызлар» командалары видеолары кечкенә фильм кебек тоела. Шәп! Ә менә «Суык-Су» командасы кызыклы «мәхәббәт эпопеясы» иҗат итеп тамашачыны көлдерде.

КВНчыларны чын артистлар яклады
«Тукаевский движ» финал уеннарында өченче чыгыш музыкаль өй эше иде. Төсле утлар, заманча музыка, татар эстрадасы, бер-берсен тулыландырып, бәйрәм атмосферасы тудырды. Бу өлештә дә уенчылар үзләренең кәттә икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Бикләннән Эмин Хәмдүнә Тимергалиева образын бик шәп итеп гәүдәләндерде. КВНчыларны якларга танылган шәхесләрнең килүе дә уңышлы булды. Иштирәклеләрне яклап Татарстанның атказанган артисты Гамил Әсхәдулла килгән. Аның сәхнәдә пәйда булуы үзе бер вакыйга булды. «Катык» командасы исә үз чыгышында район җитәкчеләрен дә кызык итеп тешләп алды. «Суык-Су»лар телевидение алып баручысы Лилия Гатинаны, җырчы Рамил Закировны чакырып уңышлы уенга ирештеләр. Җырчы Илнур Фәйзуллин Биклән командасы чыгышын бизәде.
КВНны алып баручы Ильмир Ямалов үзе дә уенга җор теле белән кызыклар өстәде. Аның ярдәмен командалар сәхнәдә еш тоеп тордылар. Якташ артистыбыз гармун белән дә, курай белән дә шаяртып алды, жюрига да кем ничек, нәрсә белән чыгыш ясаганын искәртте.
КВН һичшиксез яхшы булды, бер сүз белән әйткәндә – супер!

Җиңүчеләрне ачыклар вакыт
Жюри шактый вакыт тирләп-пешеп фикер алышты, бәхәсләште. Нәтиҗәдә, «Иң яхшы визитка» номинациясендә Югары Суыксуның «Твикс» командасы җиңде. «Иң энергияле команда» – Күзкәй авылыннан «Катык». «Иң музыкаль команда» исемен Теләнче Тамакның «Тук тамаклар»ы алды. «Иң стильле команда» иштирәклеләр булды, алар ук «Иң яхшы видеоролик» номинациясендә дә җиңделәр.
Шулай итеп, барлык нәтиҗәләр буенча беренче урында – Түбән Суыксуның «Суык-Су» командасы, икенче урында – Күзкәйдән «Катык», өченче урында – Иштирәкнең «Текә кызлар»ы.
Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров котлады һәм бүләкләр, дипломнар тапшырды.
«Тукаевский движ»да катнашкан һәр командага һәм оештыручыларга рәхмәт хатлары, дипломнар бирелде. Тиздән җиңүчеләрдән район КВН командасы төзелеп, башкалабыз Казанга чыгыш ясарга барырга әзерләнә башлаячаклар.
КВНның финал уеннары быелга тәмам. Киләсе елга да шулай зур масштаблы булып, күңелле үтәр дип ышанасы килә. Көнләшегез, катнашыгыз! Тормыш ул уен-көлке белән дә матур, рәхәт!
Ильмир Ямаловка – дәрәҗәле бүләк
КВНны шәп итеп алып баручы якташ егетебез Ильмир Ямаловка шушында ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары» медале тапшырылды. Котлыйбыз!

 

/Фото Ильмир Ямалов

/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев