Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

­А­фәт көт­мә­гән­дә кил­де

А­выл ху­җа­лы­гын­да мал-ту­ар, кош-корт үс­те­рү өчен күп көч со­ра­ла. Әле азык бе­лән тә­э­мин итү бер хәл, ти­рә-ягы­быз­да са­нап бе­тер­ге­сез йо­гыш­лы авы­ру­лар са­га­лап то­ра. Соң­гы ел­лар­да аф­ри­ка дуң­гыз чу­ма­сы, лей­коз, кош грип­пы ке­бек чир­ләр фер­мер­лар­га, авыл ке­ше­лә­ре­нә, ху­җа­лык­лар­га зур кү­ләм­дә зы­ян са­ла. Ин­де ра­йо­ны­быз­да кош грип­пы чы­га­на­гы бар­лык­ка ки­лү бө­тен җә­мә­гать­че­лек­не ха­фа­га сал­ды.

Кал­машта бү­дә­нә фер­ма­сы бу­шап кал­ды
­Кош грип­пы 19 но­ябрь­дә Кал­маш авы­лын­да­гы бү­дә­нә һәм каз фер­ма­ла­рын­да ачык­лан­ды. «Фро­лов» һәм «Хө­сә­е­нов» кресть­ян-фер­мер ху­җа­лык­ла­рын­да ур­наш­кан кош­чы­лык фер­ма­ла­рын­да юга­ры па­то­ген­лы эпи­де­мик чы­га­нак­лар та­был­ды. Кал­маш авы­лын­да кош грип­пы ки­леп чы­гу сә­бәп­ле ка­ран­тин игъ­лан ител­де. Бу чик­лә­ү­ләр 90 көн дә­ва­мын­да шәх­си һәм фер­мер ху­җа­лык­ла­рын­да кош-корт ас­рау­ны  тыя.
Кал­маш авы­лын­да шәх­си ху­җа­лык­лар­да бар­лык йорт кош­ла­рын ян­ды­рып юк ит­те­ләр. Әле­ге авы­ру­ның ра­йон­да та­ра­лу­ы­на юл куй­мау мак­са­тын­нан шун­дый ча­ра кү­рел­де. Ра­йон ха­ки­ми­я­те ха­лык мо­ны аң­лар ди­гән ыша­ныч бел­дер­де, чөн­ки кош грип­пын ур­так ты­рыш­лык бе­лән ге­нә җи­ңәр­гә мөм­кин.

Кай­дан кил­де без­гә бу чир?
Кош грип­пы­ның баш­ла­ну сә­бәп­лә­ре ни­дә соң? Бу хак­та бер­ни­чә вер­сия бар. Рес­пуб­ли­ка баш ве­те­ри­на­рия ида­рә­се кош грип­пы ви­ру­сы­ның төп йок­ты­ру­чы­ла­ры кыр­гый кош­лар ди, ин­фек­ция шу­лай ук азык аша да йо­гар­га, аяк­ка ия­реп ке­рер­гә дә мөм­кин икән. 
Исе­гез­гә тө­ше­рә­без: бы­ел­ның ок­тябрь ае ба­шын­да Тө­мән, Орен­бург, Са­ма­ра, Са­ра­тов өл­кә­лә­рен­дә, Баш­корт­стан­ның Туй­ма­зы ра­йо­нын­да, Орен­бург, Чи­лә­бе өл­кә­лә­рен­дә кош грип­пы­ның яңа чы­га­нак­ла­ры ачык­лан­ган иде. Хә­зер ул без­гә дә ки­леп җит­те. 
Кош грип­пы­ның симп­том­на­ры: кош­лар­ның йо­мыр­ка са­луы, ашау­ла­ры ки­нәт ки­ми, та­мак­ла­ры ки­бә, хәл­лә­ре ки­тә. Авы­ру кош ба­шын төр­ле як­ка бор­га­лый, му­е­ны кәк­рәя, тыш­кы яр­сыт­кыч­лар­га би­та­раф­ла­на. Йон-кау­рый­ла­ры туз­гый, үләр ал­дын­нан кик­ри­ге зәң­гәр­лә­нә. Та­вык­лар баш­ла­рын иеп, күз­лә­рен йо­мып то­ра, том­шык ти­шек­лә­ре ты­гы­ла. Гы­рыл­дап, еш-еш су­лый­лар. Эч­лә­ре ки­тәр­гә мөм­кин, ти­зәк­лә­ре яшь­келт-кө­рән төс­тә бу­ла.

Кош грип­пы ке­ше­гә йо­га­мы?
Кал­маш авы­лын­да кош грип­пы чы­га­на­гы ачык­ла­ну сә­бәп­ле, ра­йон­га 50дән ар­тык ве­те­ри­на­рия та­би­бы кил­де. Алар авы­ру­ның кай­дан ки­леп чы­гу сә­бәп­лә­рен ачык­лый­лар, чир та­рал­ма­сын өчен ча­ра­лар кү­рү ту­рын­да фи­кер алы­ша­лар.
Ке­ше­ләр­гә кош грип­пы ви­ру­сы­ның A(H5N1), A(H7N9), A(H9N2) төр­лә­ре һәм дуң­гыз грип­пы­ның A(H1N1), (H3N2) төр­лә­ре йо­га ала. Ви­рус ке­ше­гә авы­ру хай­ван­нар яки пыч­рак әй­лә­нә-ти­рә мо­хит бе­лән ту­ры­дан-ту­ры кон­такт юлы бе­лән кү­чә, әм­ма ул ке­ше­дән ке­ше­гә йок­мый ди­яр­лек. Кош грип­пы ви­ру­сы ти­е­шен­чә әзер­лән­гән тук­ла­ну про­дукт­ла­рын­нан йо­га ди­гән мәгъ­лү­мат юк.
Кош яки баш­ка зо­о­но­зо­ло­гия грип­пы йок­ты­ру ке­ше­ләр­дә җи­ңел­чә конъ­юнк­ти­вит­тан алып, авыр пнев­мо­ни­я­гә ка­дәр ки­те­рер­гә мөм­кин. Ке­ше­ләр­гә А(H5N1) һәм A(H7N9) ви­рус­ла­ры йо­гу оч­рак­ла­ры­ның күп­че­ле­ге ви­рус­лы те­ре яки үле йорт ко­шы бе­лән кон­такт­ка бәй­ле.
Ке­ше­ләр кош грип­пы­ның A(H5N1) тө­ре бе­лән авы­рый кал­са, ин­ку­ба­ци­он чор ур­та­ча 2-5 көн, кай­бер оч­рак­лар­да 17 көн­гә ка­дәр бу­лыр­га мөм­кин. A(H7N9) ви­ру­сын йок­тыр­ган ва­кыт­та ин­ку­ба­ци­он чор 1-10 көн дә­вам итә. Бе­рен­чел симп­том­нар­дан юга­ры тем­пе­ра­ту­ра (38 гра­дус һәм юга­ры­рак) һәм йөт­ке­рү бу­луы их­ти­мал. Ал­га та­ба ас­кы тын юл­ла­ры­на зы­ян ки­лү бил­ге­лә­ре си­зе­лер­гә мөм­кин.

За­рар­лан­ган кош итен аша­саң ни бу­ла?
Кул­ла­ну ал­дын­нан бө­тен кош ите дә 70 гра­дус­тан да тү­бән бул­ма­ган тем­пе­ра­ту­ра­да пе­ше­ре­лер­гә ти­еш. Йо­мыр­ка­лар­ны 6 ми­нут­тан да аз­рак пе­шер­мәс­кә. 70 гра­дус­та ви­рус үлә, кош ите про­дук­ци­я­се грипп ви­ру­сы бе­лән йо­гыш­лан­ган оч­рак­та да җи­тәр­лек кү­ләм­дә тер­мик эш­кәр­тел­гән про­дукт­лар кур­кы­ныч ту­дыр­мый. Чи яки чи­ле-пеш­ле йо­мыр­ка ашар­га, аны пе­шер­ми­чә нин­ди­дер соус­лар­га ку­шар­га да яра­мый.
Чи ит­не ашау өчен әзер бул­ган про­дукт­лар бе­лән янә­шә сак­ла­мас­ка. Чи ит һәм кул­ла­ныр­га әзер бул­ган про­дукт­лар­ны бер үк пы­чак бе­лән, бер үк так­та­да ки­сәр­гә, бер са­выт­та сак­лар­га яра­мый. Ри­зык әзер­лә­гән­дә йо­мыр­ка­лар­ны са­бын бе­лән яки 0,5 про­цент­лы каль­ций­лы со­да эре­мә­сен­дә юар­га, ан­на­ры 5 ми­нут ча­ма­сы сал­кын су­да чай­ка­тыр­га һәм чис­та са­выт­ка са­лыр­га ки­рәк.
Тер­мик эш­кәр­тел­ми тор­ган про­дукт­лар­да чи яки сы­тып кыз­ды­рыл­ган йо­мыр­ка кул­лан­мас­ка. Чи ит һәм йо­мыр­ка­лар бе­лән эш­лә­гәч, кул­лар­ны һәм эш өс­тә­лен ях­шы­лап юу ки­рәк. Эчәр өчен кай­на­ган яки мах­сус ше­шә­ләр­гә ту­ты­рыл­ган су­ны гы­на кул­ла­ныр­га. Санк­ци­я­лән­мә­гән сә­ү­дә урын­на­рын­да кош ите һәм йо­мыр­ка­лар­ны сый­фа­тын күр­сә­тү­че мах­сус до­ку­мент­лар­сыз са­тып ал­мас­ка. Шәх­си ху­җа­лык­лар­да кош то­ту­чы­лар са­ни­тар-ве­те­ри­на­рия ка­гый­дә­лә­рен үтәр­гә ти­еш. Кош­лар­да шик­ле симп­том­нар си­зел­сә, ве­те­ри­нар бел­геч­кә хә­бәр итәр­гә.

Авы­ру та­рал­ма­сын өчен
­Кош грип­пы та­рал­ма­сын өчен ра­йон авыл­ла­рын­да чит­тән кош­лар са­тып алу ты­е­ла. Кал­маш ти­рә­сен­дә­ге авыл­лар­да, шәх­си ху­җа­лык­лар­да та­вык, каз, үр­дәк ке­бек кош­лар­ны бе­те­рү дә­вам итә. «Фро­лов» КФХда 52 мең да­нә бү­дә­нә ян­ды­рыл­ды. «Хө­сә­е­нов» КФХда 1068 баш каз шу­лай ук ян­ды­ры­лып юк­ка чы­га­рыл­ды. Ты­ю­лык­ка эләк­кән Кал­маш­ның үзен­дә, Юга­ры Бай­лар авы­лын­да, Яңа по­се­ло­гын­да бү­ген­ге көн­гә 1479 кош бе­те­рел­де.
Ту­кай ра­йо­нын­да рес­пуб­ли­ка­быз­да иң эре «Чал­лы-Брой­лер» кош­чы­лык ком­п­лек­сы ур­наш­кан. Би­ре­гә кош грип­пын керт­мәс өчен иң кат­гый ча­ра­лар кү­ре­лә. Кош грип­пы зәх­мә­те та­рал­ма­сын өчен ба­ры­быз да уяу бу­лыйк. Үс­тер­гән мал­ла­ры­быз, кош-кор­ты­быз хә­ләл аш бул­сын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев