24 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Авыл кибетләре ни хәлдә?
Сәүдә – тормыш-яшәеш өчен иң кирәкле тармакларның берсе. Бүгенге көндә 45 меңнән артык халкы булган Тукай районына 170 сәүдә предприятиесе хезмәт күрсәтә. 2021 елның 6 ае эчендә ваклап сату әйләнеше 2108,3 млн сум (118 процент) тәшкил иткән. Бу саннарны район советы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Илмир Яббаров китерде.
-
Афәт көтмәгәндә килде
Авыл хуҗалыгында мал-туар, кош-корт үстерү өчен күп көч сорала. Әле азык белән тәэмин итү бер хәл, тирә-ягыбызда санап бетергесез йогышлы авырулар сагалап тора. Соңгы елларда африка дуңгыз чумасы, лейкоз, кош гриппы кебек чирләр фермерларга, авыл кешеләренә, хуҗалыкларга зур күләмдә зыян сала. Инде районыбызда кош гриппы чыганагы барлыкка килү бөтен җәмәгатьчелекне хафага салды.
-
Автобуска керергә QR-кодың бармы?
Бу атнаның дүшәмбе иртәсе күпләр өчен борчулы башлангандыр. Чөнки 22 ноябрьдән җәмәгать транспортына халыкны вакцинация үтү турындагы QR-код яки медотвод белешмәсе буенча гына кертә башладылар. Бу хәл халыкны борчыды да, аптырашта да калдырды. Ял көннәрендә социаль челтәрләрдәге, урамдагы бөтен сөйләшүләр шул темага барып тоташты.