Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Автобуска керергә QR-кодың бармы?

­Бу ат­на­ның дү­шәм­бе ир­тә­се күп­ләр өчен бор­чу­лы баш­лан­ган­дыр. Чөн­ки 22 но­ябрь­дән җә­мә­гать тран­с­пор­ты­на ха­лык­ны вак­ци­на­ция үтү ту­рын­да­гы QR-код яки ме­дот­вод бе­леш­мә­се бу­ен­ча гы­на кер­тә баш­ла­ды­лар. Бу хәл ха­лык­ны бор­чы­ды да, ап­ты­раш­та да кал­дыр­ды. Ял көн­нә­рен­дә со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә­ге, урам­да­гы бө­тен сөй­лә­шү­ләр шул те­ма­га ба­рып то­таш­ты.

Без дә, ре­дак­ция җур­на­лист­ла­ры, чит­тә ка­ла ал­ма­дык. Дү­шәм­бе ир­тә­сен­дә яңа та­ләп­ләр­нең ни­чек эш­лә­вен кү­рү, ха­лык фи­ке­рен ише­тү мак­са­тын­нан, Чал­лы шә­һә­ре бе­лән Ке­че Шил­нә авы­лы ара­сын­да йө­рү­че ав­то­бус­ка утыр­дык. 
Ир­тән­ге сә­гатъ ал­ты. Урам­да әле ка­раң­гы бул­са да, шә­һәр­дә­ге ав­то­бус, трам­вай тук­та­лыш­ла­рын­да шак­тый гы­на ха­лык тран­с­порт кө­теп ба­сып то­ра. Без исә, җил-җил ат­лап, «Уют ка­фе­сы» тук­та­лы­шы­на, 109нчы марш­рут­ка ашы­га­быз. Ке­че Шил­нә­гә юл то­ту­чы бу ав­то­бус­ка ки­леп ке­рү бе­лән без­не Ту­кай ра­йо­ны пас­са­жир­лар йөр­тү ас­со­ци­а­ци­я­се җи­тәк­че­се Ра­вил Төх­бә­тул­лин кар­шы ала. Ул да яңа та­ләп­ләр­не ха­лык ни­чек ка­бул итәр ди­гән бор­чу­лы уй бе­лән ир­тән­ге рейс­лар­ның бер­се­нә үзе чы­гар­га, хәл­не кү­зә­тер­гә бул­ган.
– Ха­лык­ны кур­кы­ту, тран­с­порт­ка керт­ми­чә тө­ше­реп кал­ды­ру мак­са­ты юк без­дә. Алар­ны аң­лар­га, хәл­лә­ре­нә ке­рер­гә ты­ры­ша­быз. Шу­лай да ку­ел­ган та­ләп­ләр­не дә үтәр­гә мәҗ­бүр­без, – дип сөй­ли Ра­вил Га­ли­е­вич. – Шим­бә көн­не Ка­зан­га ба­рып, QR-код­ны укый торган ку­шым­та­сы бул­ган 25 те­ле­фон алып кайт­тык. Һәр­бер­се 6шар мең сум­лык әле­ге ке­сә те­ле­фон­на­ры без­гә өч ай­га буш­лай «Со­ци­аль кар­та» ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те та­ра­фын­нан би­рел­де. Бу көн­нәр­дә алар­ны тест ре­жи­мын­да сы­на­я­чак­быз, – ди­де ул. 
Без сөй­ләш­кән ара­да бе­рен­че пас­са­жир­лар да кү­рен­де. Ав­то­бус йөр­тү­че Ил­дар Төх­бә­тул­лин үте­не­че бе­лән алар бер-бер арт­лы QR-код­ла­рын күр­сәт­сә­ләр дә, яңа та­ләп­ләр бе­лән ри­за бул­мау­ла­ры йөз­лә­рен­дә ча­гы­ла иде. Шу­лай да, QR-код тик­ше­рү­гә ка­ра­та мө­нә­сә­бәт­лә­рен яшер­ми­чә, ту­ры­дан-ту­ры әй­тү­че­ләр дә бул­ды. Әй­тик, Ма­лень­кая стра­на мик­ро­ра­йо­нын­да ав­то­бус­ка утыр­ган 35 яшь­лек Ро­ман Ха­җи­ев – шун­дый­лар­дан.
– Мон­дый ча­ра­лар­га ка­ра­та мин кар­шы, әл­бәт­тә. Ми­нем­чә, ке­ше­ләр­не шу­шын­дый кы­са­лар­га ку­ып кер­тү ярый тор­ган эш тү­гел. Үзем мо­ны шә­хес­не ким­се­тү, аның хо­кук­ла­рын бо­зу итеп ка­бул итәм. Шу­лай да, при­вив­ка яса­тыр­га ту­ры кил­де, чөн­ки шун­сыз эш­кә ба­рып та, эш­ләп тә бул­мый, – ди­де яшь ир. 
Аның сүз­лә­ре­нә Чал­лы­да то­рак-ком­му­наль хез­мәт күр­сә­тү өл­кә­сен­дә дис­пет­чер бу­лып эш­лә­ү­че Еле­на Си­дя­е­ва да ку­шы­ла. 
– Мин дә бу яңа та­ләп­ләр­гә кар­шы чы­гам. Ахыр­га­ча вак­ци­на­ция­гә бар­мый йөр­дем. Эш­кә керт­ми­без ди­гәч ке­нә при­вив­ка ку­еп кайт­тым. QR-код тик­ше­рү­лә­рен дө­рес дип са­на­ма­сам да, без­гә хез­мәт күр­сә­тү­че­ләр­не аң­лыйм. Алар да, нәкъ без, га­ди ха­лык ке­бек кы­рыс та­ләп­ләр ал­ды­на ку­ел­ган. Мин ри­за тү­гел дип, ав­то­бус йөр­тү­че­гә ябы­шып бул­мый бит ин­де, – ди­де 54 яшь­тә­ге бу ха­ным. 
 Аның сүз­лә­рен җөп­лә­гән­дәй, ав­то­бус эче­нә тул­ган ха­лык тын тор­ды. Шу­лай да, эш­кә, уку­га, баш­ка йо­мыш­ла­ры бу­ен­ча шә­һәр­гә ба­ру­чы­лар ара­сын­да көн ка­да­гын­да­гы әле­ге те­ма бу­ен­ча пы­шыл­дап сөй­лә­шү­ләр, фи­кер алы­шу­лар ише­те­леп тор­ды. 
– Ав­то­бус­лар­да кон­дук­тор­лар эш­лә­сә, QR-код­лар­ны, ме­дот­вод бе­леш­мә­лә­рен тик­ше­рү уңай­лы­рак бу­лыр иде. Чөн­ки шо­фер­га ав­то­бус­та бар­ган өчен тү­ләү алу, шул ук ва­кыт­та код тик­ше­рү дә нык авыр­га ту­ры ки­лә. Лә­кин ике ел буе ко­ты­рын­ган ко­ро­на­ви­рус шарт­ла­рын­да кон­дук­тор­лар­ны эш­кә алу без­нең өчен кү­тә­рә ал­мас­лык зур чы­гым ул. Җәй аен­да без мо­ны оеш­ты­рып ка­ра­дык, лә­кин бик авыр бул­ды, кон­дук­тор­лар­дан баш тар­тыр­га ту­ры кил­де. Шу­лай да, ни­чек ке­нә бул­ма­сын, рейс­ла­ры­быз­ны ки­мет­мәс­кә, сак­лап ка­лыр­га ты­ры­ша­быз, – дип өс­тә­де бү­ген­ге шарт­лар­да эш­ләү ту­рын­да Ра­вил Төх­бә­тул­лин. 
 Шу­лай ук, Ра­вил Га­ли­е­вич әй­тү­ен­чә, ра­йон­да QR-код­лар­ны тик­ше­рү бу­ен­ча ра­йон пас­са­жир йөр­тү­че­лә­ре, ха­ки­ми­ят вә­кил­лә­ре һәм по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­рен­нән тор­ган ко­мис­сия бул­ды­ру да күз­дә то­ты­ла. Алар көн дә төр­ле авыл­лар­га чы­гып, оч­рак­лы сай­лап алу ысу­лы бе­лән ав­то­бус пас­са­жир­ла­ры­ның вак­ци­на­ция ту­рын­да­гы код­ла­рын, ме­дот­вод бе­леш­мә­лә­рен тик­ше­рә­чәк­ләр. 

­Тать­я­на Цы­га­но­ва, 63 яшь, Ке­че Шил­нә авы­лы:
– Шу­шын­дый шарт­лар­да да бар җа­вап­лы­лык бе­лән эш­лә­гән пас­са­жир йөр­тү­че­лә­ргә, шул исәп­тән Ра­вил Төх­бә­тул­лин­га, шо­фер­ла­ры­быз­га рәх­мәт әй­тә­се ки­лә. Без алар­ның ни­чек хез­мәт күр­сәт­кә­нен бе­лә­без, шуның өчен хөр­мәт тә итә­без. Эш­ли ге­нә күр­сен­нәр. Ә ко­ро­на­ви­рус­ка кар­шы при­вив­ка яса­ту­га, тран­с­порт­та код тик­ше­рү­гә кил­гән­дә – ниш­ли­сең, баш­ка ча­ра юк. Мин дә, шу­лай ти­еш­тер ин­де дип, при­вив­ка куй­дым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев