Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

­А­выл ки­бет­лә­ре ни хәл­дә?

Сә­ү­дә – тор­мыш-яшә­еш өчен иң ки­рәк­ле тар­мак­лар­ның бер­се. Бү­ген­ге көн­дә 45 мең­нән ар­тык хал­кы бул­ган Ту­кай ра­йо­ны­на 170 сә­ү­дә пред­при­я­ти­е­се хез­мәт күр­сә­тә. 2021 ел­ның 6 ае эчен­дә вак­лап са­ту әй­лә­не­ше 2108,3 млн сум (118 про­цент) тәш­кил ит­кән. Бу сан­нар­ны ра­йон со­ве­ты уты­ры­шын­да ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең икъ­ти­сад һәм эш­мә­кәр­лек­кә яр­дәм итү бу­ен­ча бе­рен­че урын­ба­са­ры Ил­мир Яб­ба­ров ки­тер­де.

«Авыл ки­бе­те» дип исем­лән­гән мак­сат­чан прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да рес­пуб­ли­ка­да 100дән ар­тык ста­ци­о­нар сә­ү­дә нок­та­ла­ры ачыл­ды. Әле­ге прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да без­нең ра­йон­да да мо­дуль­ле өч сә­ү­дә пунк­ты эш­ли баш­ла­ды. Ки­бет­ләр Ис­ке Гәр­дә­ле, Яңа Му­са­бай һәм Кү­гәш авыл­ла­рын­да кул­ла­ны­лыш­ка тап­шы­рыл­ды. Мон­дый төр мо­дуль­ле ки­бет тө­зү­не ки­лә­се ел­га Әҗ­мә­кәй авы­лы­ның яңа мик­ро­ра­йо­нын­да да план­лаш­ты­ра­лар. 
Сә­ү­дә итү мәй­дан­на­ры җи­тәр­лек бул­са да, ра­йон­да 3235 ке­ше яшә­ү­че 34 авыл­да ста­ци­о­нар ки­бет юк. Га­дәт­тә, болар кеч­ке­нә ге­нә авыл­лар һәм аларда ки­бет то­ту бик чы­гым­лы. Шу­ңа кү­рә бу то­рак пун­ктлар­га ат­на­ның бил­ге­ле бер кө­нен­дә, сә­га­тен­дә ма­ши­на бе­лән ки­леп са­ту оеш­ты­рыл­ган. Агым­да­гы ел­ның 9 ае эчен­дә шун­дый кеч­ке­нә авыл­лар­га ав­то­лав­ка­лар бе­лән 460 тап­кыр чы­гыл­ган. 
Шу­лай ук 2021 ел­ның 9 аен­да ра­йон­ның икъ­ти­сад бү­ле­ге, авыл җир­ле­ге баш­лык­ла­ры, дә­ү­ләт ал­ко­голь ин­с­пек­ци­я­се бе­лән бер­лек­тә 75 сә­ү­дә пред­при­я­ти­е­се ал­ко­голь һәм спирт­лы про­дук­ци­я­нең за­кон­сыз әй­лә­не­шен ачык­лап чик­ләү, сә­ү­дә нок­та­ла­ры­ның ин­ва­лид­лар өчен уңай­лы бу­лу-бул­ма­вын тик­шер­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев