Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газлы булу – үзе бәхет

Кече Шилнә авыл җирлегенә караган Филатовка бистәсенә газ килде. Торак йортларга зәңгәр ягулыкны биредә тантаналы рәвештә җибәрделәр. Филатовкалыларның сөенечен уртаклашырга район башлыгы Фаил Камаев, башкала кунагы – «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре төп идарәсе» генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов килде. Җәүдәт әфәнденең бу бистәгә газ кертүдә турыдан-туры катнашы бар. Газүткәргеч Филатовкада ул җитәкләгән оешма программасы кысаларында сузылды.

Газүткәргечне төзү өчен акча республика казнасыннан бирелде. Тугыз километр озынлыктагы газүткәргеч торбалар 400 хуҗалык яныннан үтә. Инде күп өйләрдә газ җиһазлары көйләп куелган, газ җибәрүне генә көтәләр иде.
Район башлыгы Фаил Камаев газүткәргечне төзүчеләргә, ярдәм кулын сузган республика җитәкчелегенә һәм аерым Җәүдәт Мидхәтовичка рәхмәтләрен белдерде.
– Районыбыз үсә, алда зур эшләребез күп әле. Быел гына районда йөздән артык шәхси хуҗалыкка газ керттек. Халыкны сулы итәсе, яңа юллар саласы, территорияләрне төзекләндерәсе бар, – диде ул.
Җәүдәт Миңнәхмәтов районда халыкның яшәешен уңайлы итү максатыннан шактый эшләр башкарылуын ассызыклап үтте. 
– Чаллы янәшәсендәге җирлекләрдә халык күп яши. Яшәү өчен кирәкле шартларны булдыру өчен барысын да эшлисез – күренеп тора. Киләчәктә дә шулай бергә игелекле эшләр башкарырга язсын, – диде башкала кунагы.
Кече Шилнә авылы, Филатовка бистәсе халкы исеменнән Олы Шилнә авыл җирлеге депутаты Рөстәм Берташ рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Кунаклар беренче булып Татарстан урамында яшәүче Сафиннар йортына кранны ачып җибәрделәр. Аннан өй эченә үттеләр. Хуҗалар аларны чәй өстәленә чакырдылар. Газ плитәсе өстендә табалар чыжлады, тәүге коймаклар өстәлгә килде.
Рузил һәм Регина Сафиннар үз йортларын ике ел элек төзегән булганнар. Моңарчы ризыкны электр плитәсендә пешергәннәр, өйне дә электр энергиясе белән җылытканнар. 
– Хәзер күпкә җиңел булачак, газлы булу үзе бәхет, район җитәкчеләренә зур рәхмәт, – ди Рузил.
Филатовка бистәсендә өйләргә газ килә башлау үзе бер тарихи вакыйга кебек кабул ителде. Кадерен белеп, саклану чараларын үтәп шатланып файдаланырга язсын! 
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев