Гөлназ Таипова автор яңалыклары
-
Районкүләм өмәнең генераль репетициясе
Районда язгы өмәләр башланды. Әйтик, Иштирәк авыл җирлегендә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге башкарма комитеты, «Тукайводоканал» хезмәткәрләре бергәләп генераль җыештыруга чыктылар. Өмәгә авыл халкы кушылды, мәктәп укучылары да үз өлешен кертте.
-
Республика конкурсында җиңделәр
«Куркынычсыз юллар» дип аталган республика иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйге балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү hәм аны бозмау максатыннан үткәрелде.
-
Ял итү урыннары заманча булсын
«Мин таудан беренче булып шуам! Ә мин атынгычта беренче булып атынам! Әйдәгез, болай сөйләшик: кем иң алдан йөгереп җитә – шул беренче була». Безнең авылда беренче балалар мәйданчыгы барлыкка килгәч, без – бала-чага, буш вакытта гел шунда ашыга идек.
-
Зур сәхнәгә беренче адым
Районда «Балкыш» балалар ижат фестивале узды. Әлеге бәйге «Без бергә» дип аталган республикакүләм яшь талантлар фестивале кысаларында үтте. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Лилия Хөсниеваның билгеләп үтүенчә, «Балкыш» фестивале район өчен әһәмиятле вакыйга, ул барлык иҗади коллективларның максатчан эшләү нәтиҗәсе булып тора. Фестивальне педагоглар да, балалар да зур түземсезлек белән көтә. Чара сәләтле балаларны табу, үстерү, халык мирасына кызыксыну уяту максаты белән үткәрелә.
-
Булганыгыз өчен рәхмәт
«Безнең авыл халкы эшкә дә нык, матур итеп ял да итә белә. Бәйрәмнәрне көтеп алалар. Клуб булмаса, урамга чыгып биеп-җырлап күңел ачарлар иде», – дип әйтәләр Иске Абдул авыл җирлеге җитәкчеләре. 8 Март бәйрәме уңаеннан биредә хуҗалыкта озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан хатын-кызларны хөрмәтләделәр. 80 яшьләрен тутырганнарга аерым игътибар булды.
-
«Күңелгә җыелганнарны әйттек»
Бүген районда 41 меңгә якын кеше исәпләнә, шуларның 11 меңнән артыгы пенсия яшендәгеләр, 3 меңгә якыны инвалидлар. Халыкның саллы өлешен тәшкил итүче пенсионерларыбыз район тормышында, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнаша. «Бергәләп, бердәм булып эш алып барсак кына без яхшы нәтиҗәләргә ирешә алабыз», – дип ассызыклады район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ветераннар һәм инвалидлар оешмасының киңәйтелгән утырышында.
-
Тукай районында авыл җирлекләре, оешмалар hәм предприятиеләр арасында спартакиада узды
Командалар спортның 9 төре буенча көч сынашты. Ярышлар Яңа поселогы мәктәбе спорт залында, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә hәм чаңгы трассасында, Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында, Сосновый Бор поселогында үтте.
-
Ветеран әфганчыларны хөрмәтләделәр
19 февраль көнне Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
-
«Вакыт сезне сайлады»
«Мәктәптә укыган вакытта без бәлки үрнәк укучылар булмаганбыздыр. Директор янына чакыртып, шелтәләгәннәре дә истә. Ләкин мәктәп безне чын патриот итеп тәрбияләде. Мин укытучыларыма ихлас рәхмәтле, аларның хезмәте алдында баш иям», – дип билгеләп үтте әфганчы Антон Алексеев Биклән мәктәбендә үткәрелгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашуда. Чарада шулай ук Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
-
Иптәшләрнең амәнәтен үтәү безнең өстә
– Элек 15 февраль көнне без вездеходка утырып, район буйлап йөри идек. Сугышта һәлак булган иптәшләребезнең каберләрен чистартабыз, өйләренә керәбез, әти-әниләре белән күрешәбез. Бүгенге көн күзлегеннән карагач, аңлыйм – югалту кичергән ата-аналарның ул чакта әле йөрәк яралары дә төзәлмәгән булган. Безне күрү аларга авыр булгандыр, ләкин сиздермәделәр. Үзебездә дә ниндидер гаеп хисе бар иде – без исән калдык, ә безнең яшьтәшләребез кургаш табутта кайтты, – дип сүзен башлады Айбулат Якупов. Ул 1999 елдан ук район хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасын җитәкли.
-
Табиб буласым килә
«Ак халатлы фәрештәләр» республикакүләм һөнәр сайлау акциясе кысаларында район үзәк дәваханәсендә мәктәп укучылары өчен ачык ишекләр көне узды.
-
Изгелек кыл
Фәүзия Ситдыйкова Иске Дөреш авылында туып-үскән. Хәзер Яр Чаллыда яши. Ул шәһәрнең бер базарында кием сата. Тукай районында узган хәйрия марафоны турында ишеткәч, анда үз өлешен кертергә булган.
-
Cүз белән генә түгел, эш белән
Әфганчы-ветераннар яшьләр өчен спорт ярышлары уздырды 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Аның кысаларында районда төрле чаралар планлаштырыла, шуларның беренчесе Бикләндә булды. Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы яшьләр арасында спорт ярышлары уздырды. Бу уңайдан спорт уеннары районда беренче тапкыр оештырылды. Көндез мәктәп укучылары өчен хоккей турниры узды, кич район ветераннары җыелма командасы Биклән авылы яшьләре белән волейбол уйнады.
-
«Ярыш» хуҗалыгының «алтын фонды»нан
«Аңа һәйкәл куярлык», – дип әйтәләр Гөлүсә Бәйрәмова турында авылдашлары. 17 яшеннән ул фермада сыер савучы булып эшли. Яңа Байлар авылында туып-үскән, бүгенге көндә Күзкәйдә яши. Район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталары иясе, 30 елдан артык бер урында – «Ярыш» хуҗалыгында хезмәт куя.
-
Полиция Кыш бабае бүләкләр таратты
Яңа ел алдыннан һәркайсыбыз күңел түрендә сакланган якты хыяллар тормышка ашар, нинди дә булса могҗиза булыр, дип өметләнә. Бала-чага аеруча ярата бу сихри чорны, Кыш бабайга хат яза, зур түземсезлек белән бүләкләр көтә. Теләнче Тамак интернат-мәктәбе укучыларына: «Кыш бабайны күрсәң, нинди теләкләреңне әйтер идең?» дигән сорауны биргәч, төрле җаваплар яңгырады. Гаҗәеп, ләкин планшет яисә кыйммәтле телефон сораучы булмады. Кемнеңдер иң зур теләге – әти-әни булган гаиләдә яшәү, кемдер әнисенә сәламәтлек тели, энесенә, сеңлесенә бүләк алып бирергә хыяллана. Бер кыз бала исә: «Мин Кыш бабайдан зур эт сорар идем», – дип җавап бирде.