Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Вакыт сезне сайлады»

«Мәктәптә укыган вакытта без бәлки үрнәк укучылар булмаганбыздыр. Директор янына чакыртып, шелтәләгәннәре дә истә. Ләкин мәктәп безне чын патриот итеп тәрбияләде. Мин укытучыларыма ихлас рәхмәтле, аларның хезмәте алдында баш иям», – дип билгеләп үтте әфганчы Антон Алексеев Биклән мәктәбендә үткәрелгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашуда. Чарада шулай ук Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.

Бу мәктәпне тәмамлаган егетләрнең 18е – Әфган, 7се Чечня сугышында катнашкан. Саннар уйланырлык: башка бер генә авыл җирлеге дә бу хәтле кешене хәрби хәрәкәтләргә озатмаган. Бикләнлеләр арасында беренче булып Әфган җиренә Фаил Миңнебаев эләккән. Ул армиягә 1979 елда – нәкъ сугыш башлангач чакырылган.
 –1980 елның март айлары булгандыр. Безнең Фаилнең энесе – классташым Фидаил Миңнебаев белән Круглое Поле станциясеннән кайткан вакыт, – дип искә төшерә Фәрит Галәветдинов. – Очраклы рәвештә генә ике хәрби кешенең сөйләшкәнен ишетеп алдык. «Без бит Әфганда нәрсә булганын үзебез дә белеп бетермибез. Анда бит чын мәгънәсендә сугыш бара», – дип әйтте берсе. Ул чакта без инде Фаилнең Әфганстанда хезмәт иткәнен белә идек. Ләкин анда сугыш бару турындагы хәбәр башка сыймаслык яңалык иде. Ничек инде кайдадыр сугыш булуы мөмкин? Без ышанмадык.
Ләкин хәрбиләрнең сүзләре, чыннан да, хак булып чыга. «Фаил абыйның аягы «җиңел» булды», – дип шаярталар хәзер Бикләндәге әфганчы-ветераннар. Ел саен Биклән мәктәбен тәмамлаган егетләр арасыннан икешәр, өчәр кеше хезмәт итәргә Әфган җиренә эләгә. Бу 1980, 1982, 1983, 1984, 1985 еллар чыгарылышлары. 1981 елда мәктәпне бетергән егетләр арасында исә үзенә күрә рекорд куела – биш сыйныфташ берьюлы Әфганга эләгә. Фәрит Галәветдинов һәм Фидаил Миңнебаев – шулар арасында. 
– Вакыт сизелми уза. Уйлап карагыз – авылыбызның иң өлкән әфганчы-ветеранына 61 яшь тулган. Тарихи вакыйгалар бездән ерагая бара. Ләкин тарихны онытырга ярамый. Вакыт үтәр, сез дә, бүгенге укучылар, олыгаерсыз. Бүгенге очрашуны исегездә калдырырсыз, үзегезнең балаларыгызга, оныкларыгызга безнең ветераннарыбыз турында сөйләрсез дип ышанам, – диде җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев.
Очрашуда җыр, бию, шигырь сөйләүдән тыш, укучыларның авылдаш әфганчы-ветераннар турында язган иншаларыннан өзекләр дә укылды. Кунаклар да чарага әзерләнеп килгән. Яр Чаллыдан Җәмил Харисов гитарада уйнап җыр башкарды. Йолдыз Габдрахманов үзенең авылдашы Роберт Туктыев белән Әфганда очрашулары турында сөйләде. «Мин пехотада, Роберт КамАЗ йөртүче. Очраклы рәвештә очраштык. Ике сәгатьләп сөйләштек, җырлап та алдык», – дип сөйләде Йолдыз Фәизович. Һәм шул очрашу вакытында җырлаган җырны башкарды. Тагын бер әфганчы Илфат Шиһаповның 9 февральдә каты яралануын, могҗиза белән генә исән калуын искә алдылар.
– Вакыт сезне сайлады, – диде ветераннарга физкультура укытучысы Ринат Исмәгыйлев. – Хәзерге вакытта Әфган сугышына төрле экспертлар төрлечә бәя бирә. Мәгънәсез сугыш булды, җиңүчеләр булмады, дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин сез үзегезнең солдат бурычыгызны намус белән үтәдегез.
Рәхмәт сүзләре бу көнне Ринат Исмәгыйлевның үзенә дә әйтелде. Алексей Антонов 1985 елны мәктәпне тәмамлаган. «Ринат Марсович НВП дәресләрендә безне күп нәрсәгә өйрәтте, бу безгә армиядә хезмәтендә ярдәм итте. Шулай ук шушы чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт!» – диде Антон Николаевич.
Ринат Исмәгыйлев та кунакларга үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Ветераннар, шук малайларча мавыгып, автоматны сүтеп җыйды, зур кызыксыну белән коралларны карады, бүгенге көндә хәрби кораллану белән бәйле яңалыклар турында фикер алышты. Шулай ук кунаклар музейда булдылар, үзләре укыган кабинетларны карап чыктылар, мәктәп елларын сагынып искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев