15 февраль 2019 яңалыклары
-
«Вакыт сезне сайлады»
«Мәктәптә укыган вакытта без бәлки үрнәк укучылар булмаганбыздыр. Директор янына чакыртып, шелтәләгәннәре дә истә. Ләкин мәктәп безне чын патриот итеп тәрбияләде. Мин укытучыларыма ихлас рәхмәтле, аларның хезмәте алдында баш иям», – дип билгеләп үтте әфганчы Антон Алексеев Биклән мәктәбендә үткәрелгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашуда. Чарада шулай ук Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
-
Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте
Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.
-
Иптәшләрнең амәнәтен үтәү безнең өстә
– Элек 15 февраль көнне без вездеходка утырып, район буйлап йөри идек. Сугышта һәлак булган иптәшләребезнең каберләрен чистартабыз, өйләренә керәбез, әти-әниләре белән күрешәбез. Бүгенге көн күзлегеннән карагач, аңлыйм – югалту кичергән ата-аналарның ул чакта әле йөрәк яралары дә төзәлмәгән булган. Безне күрү аларга авыр булгандыр, ләкин сиздермәделәр. Үзебездә дә ниндидер гаеп хисе бар иде – без исән калдык, ә безнең яшьтәшләребез кургаш табутта кайтты, – дип сүзен башлады Айбулат Якупов. Ул 1999 елдан ук район хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасын җитәкли.
-
Ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрикләгез!
«Якты юл»ның бүгенге көндә иң популяр сәхифәсе – котлаулар. Укучыларыбыз безнең аша иң газиз, якын кешеләренә ихлас теләкләрен юллый. Бәйрәм, туган көн, юбилей уңаеннан үзең өчен генә атап, кадерләп язган һәр сүз күңелдәге иң тирән хисләрне уята, йөрәкне җылыта. Якыннарың шундый рәхмәтле, татлы сүзләрдән тезеп теләкләр юллый икән, димәк, яраталар, син аларга кирәк һәм кадерле.
-
Җырларында хезмәт кешесен данлады
Инде 20-25 еллар бардыр, татар дөньясын бер сорау борчый: ничек кенә тормышыбызга, җырларыбызга моңны кайтарырга?! Гасырлар җырчысы Илhам абыебыз бакыйга күчкәч, радио-телевидениедә, кешеләрнең үзара сөйләшүләрендә баш миен бораулаучы ошбу мәсьәлә яңа көч белән кабынып китте.
-
Бәтке паркы нинди булачак?
Быел җәй Бәтке авылы үзәгендә ял паркы төзеләчәк. Әлеге проект федераль һәм республика программалары белән берлектә тормышка ашырыла. Бу уңайдан Бәтке мәдәният йортында әлеге проектның концепциясе белән танышу булды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның архитекторлар командасы булачак проектның эскиз варианты белән таныштырды. Очрашуда авыл халкы паркка карата фикер-тәкъдимнәрен житкерделәр.
-
Тукай районына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда сәүдә рәтләре тезелде. Анда Тукай районы хезмәтчәннәре экологик яктан чиста, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукцисен тәкъдим итте. Сәүдә палаткаларында нинди генә товар юк: ит, сөт продуклары, йорырка, бал, каз түшкәләре, яшелчәләр, икмәк эшләнмәләре, оекбашлар. Сәүдә рәтләре буенча Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөреп чыкты.
-
Яшь рәссамнар конкурсы
Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында Россия яшь рәссамнары сәнгать конкурсының беренче этабы узды. Бу бәйге беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 85 ел тулуга багышланган иде. Чара социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелде.
-
Бүген бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә Җәлил туган көненә багышланган видео урнаштырды
-
Изге теләкләремне кабул итеп алыгыз!
Зур югалтулар, корбаннар аша килде бу көн. Әфган җирендә һәлак булган, сугыштан кайтып та тән һәм күңел яраларыннан мантый алмый вафат булган, солдат бурычын үтәгәндә дә, тыныч тормышта да батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән ветераннарыбыз каршында, газиз балаларының исән-сау кайтуын Ходайдан ялварып көн-төн яшь түккән солдат аналары алдында тирән хөрмәт белән баш иябез.
-
Татарстанда “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты эшли башлаячак
Аның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкин булачак, ди Марат Әхмәтов.
-
Күкләр аяз, илләр имин булсын!
Соңгы Совет солдаты Әфганстан Республикасыннан чыгарылганга 30 ел вакыт узган – 9 ел да 51 көнгә сузылган сугыш 1989 елның 15 февралендә тәмамланды.
-
Бабайлар әйткән : “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”,- дигәннәр
Һава торышы
-
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне белән!
Хөрмәтле райондашлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр, газизләрен хәрби бәрелешләрдә югалткан аналар!