Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәтке паркы нинди булачак?

Быел җәй Бәтке авылы үзәгендә ял паркы төзеләчәк. Әлеге проект федераль һәм республика программалары белән берлектә тормышка ашырыла. Бу уңайдан Бәтке мәдәният йортында әлеге проектның концепциясе белән танышу булды. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның архитекторлар командасы булачак проектның эскиз варианты белән таныштырды. Очрашуда авыл халкы паркка карата фикер-тәкъдимнәрен житкерделәр.

Мондый форматтагы очрашу җирлектә беренче тапкыр уза. Дөресрәге, әлеге зур авылда мондый ял урыны да юк иде. Республиканың «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы» кысаларында Тукай районына 24 млн сум акча бирелә. Моны Бәткедә ял паркы төзүгә тотачаклар. Аның проекты белән ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманның архитекторлар командасы – Анастасия Гурина, Григорий Никифоров, Анна Фан-Юнг шөгыльләнә. Очрашуның сәбәбе – проектны халык хөкеменә җиткерү, аларның фикеренә колак салу. Бу күркәм парк халыкның тормышына уңайлылык һәм ямь өстәргә тиеш. 
Архитекторлар паркның беренчел сызым вариантын тәкъдим иттеләр. Парк 9 мең кв. метрга якын мәйданны биләячәк. Ул мәдәният йорты каршында урнашачак. Архитекторлар идеясе буенча, паркның уртасыннан сукмак узачак. Парк үзе дүрт зонага бүленәчәк. Бу балалар, спорт белән шөгыльләнү зоналары, яшел зона һәм тамаша кылу зонасы. Яшел зонада гамаклар, таганнар, өстәл-эскәмияләр урнаштыру каралган. Тамаша кылу урыны амфитеатр рәвешендә булачак. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәлгә аерым урын каралган.
Авыл халкы беренчел проект белән танышкач, үзләренең фикерләрен әйтергә ашыкты. Тулаем алганда, парк бик матур булачак. Шундый ял үзәге булу авылга аерым статус өсти. Сораулар да аз яңгырамады. Әйтик, Бәтке авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Фатыйх Галәветдинов тренировка ясау җайланмаларының сыйфаты белән кызыксынды. «Уңайлы булсыннар. Барлык яшь категорияләренә дә шөгыльләнергә мөмкин булсын», – дип үтенде ул. Мисал итеп Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендә урнаштырылган тренажерларны тәкъдим итте.
Яшь әниләрне балалар мәйданчыгының койма белән әйләндереп алынуы кызыксындыра. «Парк машиналар йөри торган юл янәшәсендә урнашкан. Балаларның шунда йөгереп чыгу ихтималы бар. Куркынычсызлык чаралары исәпкә алынсын иде», – диделәр алар. Кайберәүләр койма куюны «искелек алымы» ди атады. Нәтиҗәдә, зур булмаган куаклардан тере киртә ясарга яки биек булмаган коймалар урнаштырырга диеп сөйләштеләр.
Паркта бәдрәф урнаштыру-урнаштырмау мәсьәләсе дә кызыксыну тудырды. Күпчелек бәдрәф булдыру яклы. Әмма, архитекторлар сүзләренчә, бәдрәфне төзеп кую гына түгел, аңа даими хезмәт күрсәтергә кирәк булачак. Ә авыл җирлеге бюджетында андый чыгымнар әлегә каралмаган. Киләчәктә ничек булыр, сорау ачык калды. 
Массакүләм тамашаларны карау урыны буенча да фикерләр яңгырады. Әмма авыл халкы моңа риза түгел. «Чаралар төрле һава шартларында уза – яңгыр, кар, җил. Явым-төшемнән сакланыр өчен безгә өстендә түбә булган сәхнә кирәк», – диләр мәдәният йорты хезмәткәрләре. Мисал итеп алар Новотроицкое авылының ял паркында урнашкан сәхнәне китерделәр. 
Парк «Р-Агро» хуҗалыгының ашханәсе янәшәсендә урнашачак. Хуҗалык җитәкчесен ашханәгә илтүче юл ябылу куркынычы борчый. Җирлек башлыгы аны тынычландырды: «Ашханәгә барыр өчен тагын өстәмә юллар булыр», – диде ул. 
Архитекторлар авыл халкының барлык тәкъдимнәрен өйрәнәчәк. Ял паркының соңгы проекты аларны исәпкә алып эшләнәчәк. 
Бәтке авыл жирлеге башлыгы Максим Ионычев сүзләренчә, паркка исем бирү дә тавыш бирү формасында үтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев