Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иптәшләрнең амәнәтен үтәү безнең өстә

– Элек 15 февраль көнне без вездеходка утырып, район буйлап йөри идек. Сугышта һәлак булган иптәшләребезнең каберләрен чистартабыз, өйләренә керәбез, әти-әниләре белән күрешәбез. Бүгенге көн күзлегеннән карагач, аңлыйм – югалту кичергән ата-аналарның ул чакта әле йөрәк яралары дә төзәлмәгән булган. Безне күрү аларга авыр булгандыр, ләкин сиздермәделәр. Үзебездә дә ниндидер гаеп хисе бар иде – без исән калдык, ә безнең яшьтәшләребез кургаш табутта кайтты, – дип сүзен башлады Айбулат Якупов. Ул 1999 елдан ук район хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасын җитәкли.

– Сугышның нәтиҗәләрен аңлау, аларга бәя бирү 30 ел вакыт үткәч кенә башлана, дигән фикер бар. Мин моның белән килешәм. Әфган сугышының тарихи әһәмиятен, ул чордагы вакыйгаларны без яңа гына аңлый башладык, – ди Айбулат Якупов.
1989 елны районда Әфган сугышы ветераннары союзы оеша, аны Сергей Петров җитәкли. Соңыннан союз хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы буларак эшли башлый. Бүгенге көндә оешма яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив эшчәнлек алып бара, төрле чаралар уздыра. 
Советлар Союзы юкка чыккач, Әфган сугышы зур хата дип таныла. Ветераннар арасында да таркаулык башлана. Берәүләр үзләрен дәүләт тарафыннан алданган итеп хис итә башлый, юлдан яза, икенчеләр акчага табына. Ләкин ул авыр чорда да сынмаган, сынауларга бирешмәгән әфганчылар шактый була.
– Кешенең сыну-сынмавы психологик яктан көчле булу белән бәйле. Гадәттә, авыл кешесе түземле. Армиядә авыл егетләре аерылып торды. Безнең яшәү шартлары җиңел булмады – таулар арасында, землянкаларда тордык, ут юк, керосин лампасы гына, суны ташыйбыз. Без бит авыл малайлары – яшьтән үк эшләп үстек, авырлыклардан курыкмадык, үз көчебезгә ышандык. Хезмәт итеп кайткач та җиң сызганып эшкә тотындык. Дәүләттән ярдәм көтеп утырмадык, – дип сөйли Айбулат Якупов.
Армия сафларына аны 1984 елда чакыралар. Военкомат хезмәткәрләре Айбулатка: «Син Германиядә хезмәт итәчәксең», – дип ышандыра. Ләкин ул Ашхабад шәһәренә эләгә. Моннан туры юл – Әфганстанга. Солдатларны сержантлыкка укыталар, климат үзенчәлекләренә күнектерәләр, 6 ай үткәч Кабулга җибәрәләр.
– Егетләр белән уйлашабыз – әниләргә әйтергәме-юкмы? Әйтмәскә булдым. Чит илдә хезмәт иткән солдатларның адресы Полевая почта дип кенә күрсәтелә иде. Монголиядә хезмәт итәм, дидем. Әни бик шатланган. «Бәхетең бар икән, улым. Әнә дустың Фәнәвис Кандагар дигән җиргә эләккән», – дип язган миңа. Ел ярым буена белдермәдем. 1986 елның мартында «За отвагу» медален бирделәр, бу турыда әнигә яздым – түзеп булмады. Ана күңеле сизенгән, күрәсең – хатымны күтәреп күршеләргә кергән. Анда өч ир-ат, барысы да армиядә хезмәт иткән кешеләр. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаганнар – андый медаль хәрби бәрелешләрдә катнашып, шәхси батырлык күрсәткән өчен генә бирелә. Ләкин алар әнигә сиздермәгән. «Хәрби укулар вакытында дустына ярдәм иткәндер, шуның өчен биргәннәрдер», – дип тынычландырганнар. Әнине алдау авыр булды, армиядән кайту белән, язган хатларымны барысын да мичтә яндырдым, – ди Айбулат Мөнирович.
Әфганда хезмәт иткән һәрбер солдат әнисенә ялтыравыклы җепләр белән бизәлгән һинд яулыгы алып кайткан – бу үзенә күрә бер традиция булган. Мондый бүләкне солдатлар һәлак булган иптәшләренең әниләренә дә тапшырырга тырышканнар. Бер көнне Әфганда һәлак булган солдатлар турында язылган китаптан Айбулат үзенең хезмәттәше Рәиснең вафат булуын белә, аның каберенә барып, чәчәк куярга ниятли. Айбулат иптәшенең авылына юл тота, әти-әнисенең күченеп киткәнлеген белә, авыл советына керә, хезмәттәшенең әнисенә бүләккә яулык калдыра. Икенче көнне үк Иске Абдулга Түбән Камадан бер ир-ат килә. «Сез буласызмы Рәиснең хезмәттәше?» – дип сорый ул. Рәиснең туганнары аның соңгы көнендә янында булган иптәшләрен эзли икән. Айбулат та шушы эшкә кушыла. Сигез ел дәвамында алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсендә быел ул Апас районында яшәүче бер егетне таба. Сөйләшкәннән соң, Рәиснең нәкъ шушы кешенең кулында үлүе ачыклана. Айбулат Якуповның өстеннән таш төшкәндәй була.
– Бәлки, вакытсыз арабыздан киткән иптәшләребезнең амәнәтләрен үтәү өчен исән калганбыздыр без. Әфганстанда хезмәт иткән чакта туганнарына язып калдырган, ләкин барып җитмәгән хатны тапшырган булды. Хәбәрне зарыгып көткән туганнарына хезмәттәшләребез турында сөйлибез. Солдат блокнотында язылган адреслардан бергә хезмәт иткән иптәшләремне барлыйм. Барысын да диярлек таптым. Белоруссия, Үзбәкстан, Украинада булдым. Исәннәре белән күрешеп, үлгәннәрнең каберләренә бардым. Әле башкарасы эшем дә шактый, – дип сөйли Айбулат Мөнирович.
2009 елны Иске Абдул җирлегендә «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музее ачыла. 
– Кабул, Кандагар, башка шәһәрләр исемен музейга бирсәк, дөрес булмас иде, төрлебез төрле җирдә хезмәт итте, ә Гиндукуш – Әфганстан таулары – ул барыбызны берләштерә торган исем. Без шул тауларда сугыштык, дусларыбызны югалттык, хәрби тәҗрибә алдык. Без еш очрашабыз, аралашабыз. «Ике ел хезмәт иттегез, хәзер ничә ел инде очрашасыз, һаман сөйләшер сүзегез бетми», – дип хатыннарыбыз төрттерә. Һәрбер очрашу – яшьлеккә күңел белән генә булса да кайтып килү, – ди Айбулат Якупов.

Фото Айбулат Якуповтан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X