Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь рәссамнар конкурсы

Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында Россия яшь рәссамнары сәнгать конкурсының беренче этабы узды. Бу бәйге беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 85 ел тулуга багышланган иде. Чара социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелде.

         Чара Россия тарихындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе белән кызыксынуны арттыруга, талантлы яшь рәссамнарга ярдәм итүгә, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, гражданлык һәм патриотлык хисләрен формалаштыруга юнәлдерелде.

         Чараның төп бурычлары - укучыларда үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү, гражданлык һәм патриотизм хисләрен формалаштыру, илнең героик үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү.

Реклама

          Конкурска социаль хезмәт алучыларның 6 рәсеме тәкъдим ителде. Алар Мәскәү шәһәренә почта аша җибәрелде, икенче этап март аенда узачак. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X