Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде

Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда сәүдә рәтләре тезелде. Анда Тукай районы хезмәтчәннәре экологик яктан чиста, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукцисен тәкъдим итте. Сәүдә палаткаларында нинди генә товар юк: ит, сөт продуклары, йорырка, бал, каз түшкәләре, яшелчәләр, икмәк эшләнмәләре, оекбашлар. Сәүдә рәтләре буенча Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөреп чыкты.

Республика һәм район хакимияте вәкилләре һәр палатка янында тукталып, товарлар, аларның бәяләре, сатучыларның кәефе белән кызыксындылар. Марат Готович исә бирегә Тукай районы Советының XXX утырышында катнашу өчен килде. Хисап сессиясендә район башлыгы Фаил Камаев 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында хәбәр итте. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X