Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте

Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.

Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Менделеевск» өстенлекле үсеш территориясен төзү турында игълан итте. Сочида узган Россия инвестиция форумы кысаларында төбәк башлыклары белән очрашуда ул шул хакта белдерде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Менделеевск» өстенлекле үсеш территориясен төзү шәһәр икътисадын диверсификацияләргә, каланың «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» акционерлык җәмгыятенә бәйлелеген киметергә, шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга, 600дән артык даими эш урыны булдырырга һәм 4,8 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, Менделеевск шәһәрендә «Менделеевск» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе дә төзелә.

Өстенлекле үсеш территориясенең чикләре, икътисади эшчәнлек төрләре билгеләнгән инде.

Реклама

Бүгенге көндә 15 инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турында килешүләр төзелгән. Әлеге проектлар кысаларында ашлыкны тирәнтен эшкәртү, сөт комплексы төзү, балык үрчетү һәм сату, бетон, төрү материалы, корпус җиһазы, мотоблоклар һ.б. җитештерү күздә тотыла.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/15/180908/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделеевск

2
X