Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырларында хезмәт кешесен данлады

Инде 20-25 еллар бардыр, татар дөньясын бер сорау борчый: ничек кенә тормышыбызга, җырларыбызга моңны кайтарырга?! Гасырлар җырчысы Илhам абыебыз бакыйга күчкәч, радио-телевидениедә, кешеләрнең үзара сөйләшүләрендә баш миен бораулаучы ошбу мәсьәлә яңа көч белән кабынып китте. 

Баксаң, чишелеш бик гади бит. Үткән гасырның 50-80 елларында зур танылуга ирешкән җырчыларыбызның уңышы хезмәт кешесен зурлауда булган. Халык, җәмгыять, власть эшләде, сәнгать тырыша-тырыша зур үрләр яулады. Илhам Шакировның консерваториянең беренче курсыннан башланган кырык еллык актив эшчәнлегендә хезмәт кешесен данлау ярылып ята. «Өммегөлсем», «Көтүче hәм сыер савучы», «Җәй айлары», «Имәннәр шаулый», «Гөлмәрьям» кебек дистәләрчә җырларда шушы хакыйкать алга сөрелә. 1969 елның иң популяр җыры «Гөлмәрьям»не генә алыйк. Аны Гамил Афзал сүзләренә көен Илhам Шакиров үзе язган. «Илhам абыйның әллә Гөлмәрьям исемле кызы булды микән?» – дип язылган хатлар музыкаль тапшырулар редакцияләрен күмеп киткән ул елларда. Сыер савучы кыз ил күркенә әверелде:
Болыннардан эштән кайта 

Гөлмәрьям,
Гармунлы урамнарда нинди ямь!
Сылу үскән авыл кызы, ил кызы,
Сандугачлы таңнарның ул йолдызы – 
Шундый күркәм минем иркәм Гөлмәрьям. 

Яңа Бүләктән кайчак Чаллыга ГАЗ-52 йөк машинасында Кыям абый килеп чыга иде. Йөк китерә, алып кайтып китә. Мөлаем, тыйнак абый иде ул. Илhам Шакиров:

Реклама

«Сак үт син, шофер, авыл арасын,
Алышынмасын сизгер карашың!
Машинаңда син колхозчыларның 
Илгә сөюен алып барасың...»

– дип җырлаганда, минем күз алдыма шул Кыям абый килеп баса иде. «Карама түшенә – кара эшенә» диләр иде безнең заманда. Фәридә Кудашевалар, Илhам Шакировлар, Әлфия Авзаловалар, Таhир Якуповлар, Хәйдәр Бигичевлар заманында. Власть та халыкка, сәнгатькә эшләде. Филармониядән, Галиәскар Камал яисә Әлмәт театрыннан килеп чыксалар, райкомнан яисә мәдәният бүлегеннән: «Башта авылларны, колхозларны йөреп чыгасыз, аннары район үзәгендә!» дигән күрсәтмәләр бирелде...
«Бүген Рәсәйдә дәүләт идеологиясе юк» дигән сүзләр еш кабатлана. Нишләп булмасын ди?! Файдалы эш, күмәк тормыш безнең идеология түгелмени? Шулай гына уңыш, шулай гына алгарыш була ала. Шулай гына кибетләрдә яңа сауган сөт, радиоларда, сәхнәләрдә моңлы, мәгънәле җырлар булыр. 

Әскар ХАННАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X