Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге теләкләремне кабул итеп алыгыз!

Зур югалтулар, корбаннар аша килде бу көн. Әфган җирендә һәлак булган, сугыштан кайтып та тән һәм күңел яраларыннан мантый алмый вафат булган, солдат бурычын үтәгәндә дә, тыныч тормышта да батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән ветераннарыбыз каршында, газиз балаларының исән-сау кайтуын Ходайдан ялварып көн-төн яшь түккән солдат аналары алдында тирән хөрмәт белән баш иябез.

Әфганчылар көне уңаеннан сезнең һәммәгезгә дә иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны хөрмәтлибез, интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Хәрби антларына тугры калып, гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим. Күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын. Барлык сугышчы-интернационалистларга, сугышчан бәрелешләрдә катнашучыларга, аларның якыннарына сәламәтлек, бәхет, иминлек, аяз күк йөзе телим! Без, сугыш кичкән солдатлар, милләтара, динара мөнәсәбәтләр тыныч юл белән хәл ителсен, яңадан кан коюлар булмасын, ачы күз яшьләре түгелмәсен дип телибез.

Сугышчы-әфганчылар координацион советының район буенча рәисе Рафаэль Хәмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев