Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күкләр аяз, илләр имин булсын!

Соңгы Совет солдаты Әфганстан Республикасыннан чыгарылганга 30 ел вакыт узган – 9 ел да 51 көнгә сузылган сугыш 1989 елның 15 февралендә тәмамланды. 

Бүген ул сугышның ветеран-солдатлары пенсия яшенә җитеп килә. 30 ел дәвамында җәмгыятьнең һәм сәясәтчеләрнең Әфган сугышына бәя-мөнәсәбәте берничә тапкыр үзгәрде. 
Ләкин әфганчылар өчен сугыш утында яшьнәп үткән яшьлекләре якты хатирәләр булып күңелләргә тирән уелган. Үлем белән күзгә-күз очрашкан ул елларны без еш искә алабыз: түбәләре күккә ашкан мәһабәт Гиндукуш таулары, шул тау тарлавыгында һәлак булган полкташлар төшкә керә, соңгы йотым суны, соңгы телем ипине бүлешкән сугышчан дуслар юксындыра, сугышта безгә әтиләрчә кайгыртучанлык күрсәткән командирларның каршыларына басып баш иясе килә. Шушы хатирәләр безне гүя яшьлегебезгә алып кайта, хәтер безне берләштерә, тормышта көч, яшәргә дәрт бирә.
Хөрмәтле ветераннар, Совет солдаты исеменә тап төшермичә, хәрби антына тугры булып Әфган сугышын узган интернационалистлар, сугыш кырларында газиз улларын югалткан әти-әниләр! Әфганчылар көне уңаеннан һәммәгезгә саулык-сәламәтлек телим! Күкләр аяз, илләр имин, тормышыгыз рәхәт булсын! 

Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев