Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция Кыш бабае бүләкләр таратты

Яңа ел алдыннан һәркайсыбыз күңел түрендә сакланган якты хыяллар тормышка ашар, нинди дә булса могҗиза булыр, дип өметләнә. Бала-чага аеруча ярата бу сихри чорны, Кыш бабайга хат яза, зур түземсезлек белән бүләкләр көтә. Теләнче Тамак интернат-мәктәбе укучыларына: «Кыш бабайны күрсәң, нинди теләкләреңне әйтер идең?» дигән сорауны биргәч, төрле җаваплар яңгырады. Гаҗәеп, ләкин планшет яисә кыйммәтле телефон сораучы булмады. Кемнеңдер иң зур теләге – әти-әни булган гаиләдә яшәү, кемдер әнисенә сәламәтлек тели, энесенә, сеңлесенә бүләк алып бирергә хыяллана. Бер кыз бала исә: «Мин Кыш бабайдан зур эт сорар идем», – дип җавап бирде.

«Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе кысаларында Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә бәйрәм чарасы оештырылды.Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре аз керемле гаиләләргә, әнисез яисә әтисез калган мохтаҗ балаларга бүләкләр таратты.
«Бүләкләрне әзерләгәндә мин үземнең бала чагымны искә төшерәм – нәрсә кызыктырыр иде мине? Футбол, теннис уеннары өчен спорт инвентаре, төрле мавыктыргыч уеннар, конструкторлар алырга тырышабыз. Авыр тормыш шартларында калган балаларны сөендерәсе, булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтәсе килә», – ди эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Рөстәм Латыйпов. Латыйповлар гаиләсе өченче ел рәттән әлеге акцияда катнаша һәм аерым бүләкләр эзерли. Гомумән, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел саен аз керемле, мохтаж гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшыра. Быел Теләнче Тамак интернат-мәктәбе укучыларын спорт кирәк– яраклары, уенчыклар һәм татлы тортлар белән сөендерделәр. 
Интернат-мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Фәхртдинова әйтүенчә, мәктәптә 73 укучы тәрбияләнә, шуларның 11е өйләрендә укытыла. 38 баланың сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле. 60 бала интернатта яши. Укучыларның 45е Тукай районыннан, калганнары Сарман, Әлмәт, Азнакай, Әгерҗе районнарыннан һәм Яр Чаллыдан килгәннәр. Сәламәтлегебез чикләнгән дип, күңелләрен төшерми биредә тәрбияләнүчеләр. Елның-елында Яңа елны матур эшләр, куанычлы нәтиҗәләр белән каршылыйлар. Быел да Кыш бабайны уңышлары белән куандырдылар. «Без бергә» республика бәйгесендә мәктәп укучылары әзерләгән кул эшләре күргәзмәсе беренче урын алган. Шул ук конкурста 8 сыйныф укучысы Сергей Иванов «Сәнгатьтле сөйләм» номинациясендә гран-при иясе булган. Мәктәп укучылары командасы махсус олимпиада программасы буенча өстәл теннисы ярышларында беренчелекне яулаган.
Ветеран, отставкадагы милиция майоры Альберт Вахитовның чарага баян белән килүе дә үзенә күрә матур традициягә әйләнгән. Укучылар җырлап та, биеп тә күрсәттеләр, шигырь дә сөйләделәр. Бер бала да күчтәнәчсез калмады.
Теләнче Тамак укучылары белән хушлашкач, Кыш бабай башка балалар янына ашыкты. Останково, Бәтке, Борды авылларында, Круглое Поле поселогы һ.б. авыл җирлекләрендә яшәүче балалар да аны түземсезлек белән көтеп алды. Ә Кыш бабай тылсымлы капчыгынннан алып, бүләкләр өләшкәндә, һәр сабый ихлас шатлык мизгелләре кичерде. Полиция Кыш бабае белән бергә Яңа ел бүләкләрен тараттылар: балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы вазифаларын вакытылыча башкаручы, полиция майоры Эльмира Нурхәмитова, ветераннар советы рәисе, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Резеда Халикова, өлкән участок вәкаләтлесе, полиция подполковнигы Нияз Мозаффаров. Кыш Бабай ролен балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы, полиция капитаны Йолдыз Хәбибуллин башкарды. Ә гүзәл Кар кызы киемендә балаларны әкият дөньясына алып керүче – шәхси состав белән эш алып бару бүлеге хезмәткәре, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Әлфинә Сәйфетдинова. 
«Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясен оештыручылар балаларның барлык хыялларын тормышка ашыра алмасалар да, аларның күңелендә якты уй-хисләр, иртәгәге көнгә ышаныч уяталар. «Үсеп җиткәч, мин дә полицейский булып эшләр идем. Алар кебек кешеләрне явызлыктан, көтелмәгән авыр хәлләрдән яклыйсым, Яңа ел бәйрәмнәрендә балаларга бүләк таратасым килә», – дип, уртаклашты үзенең хыялы белән Тләнче Тамак мәктәбе укучысы Рүзил Вәгыйзов. Бу сабыйның сүзләрендә полиция хезмәткәрләре кылган изге гамәлләргә иң югары бәя бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев