Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеран әфганчыларны хөрмәтләделәр

19 февраль көнне Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Тукай районы делегациясе составында район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов, район хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, активист-ветераннар Әбүзәр Габдрахманов, Марсель Ситдыйков, Накыйп Хафизов һәм Илдус Насыйров бар.
Истәлекле дата уңаеннан районның авыл җирлекләрендә дә ветеран-әфганчылар белән очрашулар, ачык дәресләр узды. Районкүләм чара исә Иске Дөреш авылында үткәрелде. Анда район башлыгы Фаил Камаев, Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев, ветераннар хәрәкәте активистлары, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булучыларның әти-әниләре катнашты.
ТР Министрлар Кабинетының хәрби хәрәкәт ветераннары белән эшләүче координацион советы рәисе Иван Егоров исеменнән Әзһәр Гыйниятуллинга, Айдар Насыйбуллинга, Илгиз Зиннәтуллинга рәхмәт хатлары тапшырылды. Генадий Харитоновны, Багзар Фазлыевны һәм Фәрит Галәветдиновны район башлыгы рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Районда ветераннар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләгән өчен Айбулат Якуповка ТР хәрби комиссары Сергей Погодин исеменнән Мактау грамотасы бирелде. Ринат Сибгатуллин һәм Зиннур Галиев район хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото Айбулат Якуповтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев