Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял итү урыннары заманча булсын

«Мин таудан беренче булып шуам! Ә мин атынгычта беренче булып атынам! Әйдәгез, болай сөйләшик: кем иң алдан йөгереп җитә – шул беренче була». Безнең авылда беренче балалар мәйданчыгы барлыкка килгәч, без – бала-чага, буш вакытта гел шунда ашыга идек.

Атынгычта атынырга чират тордык, яшькә-көчкә карамый, гаделлек сакларга тырыштык. Чират бозылса, бәхәс чыкса, кем атынасын санамыш белән билгелибез. Балалар мәйданчыгы бик күпләр өчен ял итү урыны иде, ул беркайчан да буш тормады. Иртән, көндез бирегә балалар коляскасы белән яшь әниләр яисә оныкларын иярткән әбиләр килә, сабыйлар уйнаган арада, алар авыл яңалыклары турында гәпләшеп ала. Соңрак балалар бакчасына йөрүче балалар һәм мәктәптә укучылар килә, а караңгы төшә башлагач, аерым төркем булып егетләр-кызлар җыела, араларында кулга-кул тотынышкан парлар да очрый. Дөрес, авыл мәдәният йорты бар, анда кино күрсәтәләр, дискотекасы да булып тора. Ләкин сихри язгы, җәйге кичләрне бина эчендә үткәрәсе килми шул. Саф һава, күктә йолдызлар җемелди, эскәмиягә утырып, сөйләшеп, көлешеп, гитара алып килүче булса, җырлап үткәрә иде вакытны авыл яшьләре.
Бүген район авыл җирлекләрендә матур, уңайлы, заман таләпләренә туры килгән балалар мәйданчыкларына ихтыяҗ бар. Элеккегеләре инде төссезләнеп, искереп беткән, куркынычсызлык ягыннан да ышанычлы түгел. Мисалга, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та авылда яңа балалар мәйданчыгы кирәклеген таный.
– Безнең җирлектә 1616 кеше яши, шуларның 227се мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары. Авыл үзәгендә спорт мәйданчыгы бар, аның янәшәсендә генә балалар мәйданчыгы урнашкан, ләкин ул хәзерге заман таләпләренә туры килми. Шуңа күрә без референдум барышында ук үзара салым акчасының бер өлешен балалар өчен комплекс төзүгә юнәлтергә планлаштырдык. Балалар мәйданчыгы матур булудан, игътибарны җәлеп итеп торудан тыш, куркынычсызлык таләпләренә дә туры килергә тиеш. Шуны күздә тотып, әлеге территорияне төзекләндерү өчен без Яр Чаллының «Малыши-Крепыши» оешмасына мөрәҗәгать иттек. Аларның эшчәнлеген бары тик уңай бәялиләр. Шулай да мин шәхсән үзем әлеге компания төзегән балалар мәйданчыкларын Яр Чаллыга барып карадым. Чыннан да, алар ныклы һәм матур итеп эшләнгән. Документларын да җентекләп тикшердем – барысы да тәртиптә, сертификатлары бар, ГОСТ таләпләренә туры китереп эшлиләр. Бүгенге көндә без «Малыши-Крепыши» оешмасы белән килешү төзергә әзерләнәбез. Быел җәйгә авыл балаларын яңа мәйданчык белән сөендерербез дип ышанам.
– Балалар уйный торган урын беренче чиратта ышанычлы булырга тиеш, аларның сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш дигән фикердә без. Шуңа күрә сыйфатлы, тикшерелгән материаллар гына кулланабыз, – дип ассызыклый «Малыши-Крепыши» компаниясенең генераль директоры Алиса Попова. – Мин үзем, өч бала анасы буларак, бала-чагага нәрсә кирәк икәнен күз алдына китерәм, аларның теләкләрен беләм. Проектларны әзерләгәндә уен мәйданчыкларының матур, уңайлы булуын күздә тотабыз. Балалар, яшүсмерләр эстетик яктан тәрбия алсын, ата-аналар курыкмыйча сабыйларын безнең мәйданчыкларга уйнарга җибәрсен дип тырышабыз, – ди Алиса Евгеньевна.
Сигез ел дәвамында «Малыши-Крепыши» оешмасы үзен ышанычлы компания буларак күрсәтте. Алар тарафыннан 100дән артык уен һәм спорт мәйданчыгы, күпсанлы өстәмә элементлар ясалган. Татарстанның төрле шәһәрләреннән, районнарыннан заказлар килеп тора. Быел әлеге компания төзегән балалар мәйданчыклары Круглое Поле поселогында, Биклән, Бәтке авылларында барлыкка киләчәк, а Кече Шилнә авыл җирлегендә исә өч мәйданчык төзү планлаштырыла.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, балалар уен мәйданчыклары элек-электән төрле буын вәкилләрен, олысын да, кечесен дә бергә җыю, күңел ачу, ял итү урыны булып тора. «Малыши-Крепыши» компаниясе дә моңа басым ясый. Сабыйларга – атынгыч, таучык, ком мәйданчыгы, яшүсмерләр өчен воркаут мәйданчыгы, турниклар, төрле спорт корылмалары каралган. Ә утыргычлар һәм беседкалар яшьләргә дә, өлкәннәргә дә иркенләп сөйләшеп утырыр өчен менә дигән урын. Гадәттә, һәрбер капка төбендә кичке эшләр беткәч, күрше-тирә, дус-ишләр җыелып, аралашып утырган. Хәзер авылларда, аеруча шәһәр янында урнашкан поселокларда, күбесе биек койма корып, күршеләрен дә белмичә яши. Еш кына авыл яшьләре дә кич җитсә шәһәргә юл тота. Янәсе, яшьтәшләр белән бергә җыелып утырырга, ял итәргә урын юк. Ләкин элек-электән килгән күмәкләшеп, аралышып яшәү гадәтен кире кайтарып була. Нәкъ менә авыл үзәгендә урнашкан мәйданчык халык өчен ачык һавадагы клуб, күңел ачу урынына әверелергә мөмкин.

Мөрәҗәгать итү өчен:
«Малыши-Крепыши » ААҖ.
Тел: 8-917-246-05-18, 8-917-292-61-95.
e-mail:mk-dik@mail.ru, www. mkdsk. com.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев