Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Вести

Районкүләм өмәнең генераль репетициясе

Районда язгы өмәләр башланды. Әйтик, Иштирәк авыл җирлегендә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге башкарма комитеты, «Тукайводоканал» хезмәткәрләре бергәләп генераль җыештыруга чыктылар. Өмәгә авыл халкы кушылды, мәктәп укучылары да үз өлешен кертте. 

Кар башына кар җитә, диләр. Быел кыш карлы булса да, язгы яңгырлар, кояшлы көннәр кар көртләрен җиргә бик тиз сеңдерде, туң җирләр эреде. Кыш буе кар астында яткан чүп-чар күренә башлады. Иштирәклеләр районкүләм өмәгә чаклы чын хуҗаларча үз авылларын тәртипкә китерергә тотындылар. Әйләнә-тирә чиста, төзекләндерелгән чакта каеф тә күтәренке була. 
«Халыкны өмәгә җыю өчен кәгазьгә игълан язып, йорт буенча йөрү кирәк түгел хәзер. Бөтен кешедә диярлек телефон бар, хәбәрләр тиз тарала, иштирәклеләр хәтта ватсапта аерым төркем оештырып, яңалыкларны шунда язалар. Өлкән яшьтәгеләр исә хәбәрне телефонсыз да җиткерә. Өмәгә дә шулай бер-берсе белән хәбәрләшеп чыктылар», – дип аңлата Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифулина.
Өмә барышында юл кырыйларын, урамнарны, һәйкәл яннарын җыештырдылар. Тәлгать Ризатдинов эре чүпне төяп түгәр өчен өмәгә үзенең тракторы белән килде. Барлыгы 100дән артык зур капчык тутырып чүп-чар җыелды. 
Юл кырыйларында җыелган чүпне «Татавтодор» оешмасы алып китте, авыл эченнән «Мехуборка» ташыды. 
Иштирәктә ташландык өйләр шактый. Алар авылның ямен җибәрәләр. Гадәттә, андый йортларның хуҗалары өлкән яшьтәге яисә авыру кешеләр. Үзләре шәһәргә яши. Кайтып җыештыручылар бик сирәк. Өмә вакытында шул ташландык өйләр кырыйларын да тәртипкә китерделәр. Алга таба бакчадагы карт агачларны кисеп, җимерек коймаларны сүтәсе бар.
«Эшлисе эшләр күп, юл кырындагы агачларны агартасы, зиратларны чистартасы бар. Бу атна азагында тиешле булмаган урында оештырылган чүплекләрне чистартырга планлаштырабыз. Беренче майларда зиратка чыгарбыз, аны да тәртипкә китерәсе бар. Көзен өмә үткәргәч, хәзер җиңелрәк» – ди Гөлнара Гарифуллина.
Авыл җирлекләрендә узган беренче өмәләрне 19-20 апрельдә үтәсе районкүләм өмәнең генераль репетициясе дип атап була. Иштирәк халкы аннан да читтә калмаячак.

Фото Гөлнара Гарифуллинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев