Гөлназ Таипова автор яңалыклары
-
Бакчачыларның үз мәшәкатьләре
Республикада 2017 елдан бакчачыларга ярдәм итү программасы гамәлдә. Аның кысаларында бакчачылык ширкәтләрендә юллар салу, электр энергиясе белән тәэмин итү, чүп түгү проблемалары хәл ителә. Программаның ярдәмен күп кенә бакчачылар тоярга өлгерде инде. ТР Президенты инженерлык инфраструктурасы өчен ел саен 550 млн сум акча бирү турында карар кабул итте. Әлеге суммалар ничек тотыла? Тукай районы территориясендәге бакчачылык ширкәтләренең нинди проблемалары бар? Әлеге сорауларга Тукай районы бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков җавап бирә.
-
Өйдә боегып утырмыйбыз
Коронавирус безнең планнарны үзгәртте дә куйды: барлык мәдәни һәм спорт чаралары туктатылды, укучыларның да каникуллары озын булды, хәзер гаилә белән өйдә утырабыз. Мәҗбүри үзизоляция эшсезлек өчен сәбәп түгел. Хәтта шушындый шартларда да вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә була. Әниләр шул турыда сөйли.
-
Йөрәк кушуы буенча
«Без очрашуларны һәм чараларны йөрәк кушуы буенча үткәрәбез. Безне Әфганстан хәтере, мәңгелеккә шунда ятып калганнарның истәлеге берләштерә, – ди Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов. – Тукай районының 300дән артык егете әфган сугышын узды, аларның җидесе һәлак булды. 1989 елдан хәзерге көнгәчә 42 ветеран вафат булды».
-
Спартакиада берләштерә
Районыбызның авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары арасында II спартакиада узды. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Быел спартакиадага предприятие һәм оешмалардан чыккан командалар саны узган елгыдан шактый артык иде. Анда катнашучылар спортның 9 төрендә көч сынашты: чаңгыда узышу, бадминтон, суда йөзү, армрестлинг, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, дартс, бау тартышу.
-
Солдат калагы
«1942 елда һәлак булган кече политрук Александр Слотинның туганнарын эзлибез. 2017 елның көзендә Старая Руссаның «Хәтер» эзтабарлар отряды Новгород өлкәсенең Старорусский районы Сутоки җирлегендә «Слотин А. Е.» дигән тамга төшерелгән калак таптылар. Шул ядкарьне һәлак булган сугышчының туганнарына тапшырырга телибез. Ул чыгышы белән Татарстанның Кече Шилнә авылыннан». Редакциябезнең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми битенә шундый хәбәр килде.
-
Депутат дәрес бирде
Новотроицкое мәктәбендә «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дигән ачык парламент дәресе узды. Ул ТАССРның 100 еллыгын һм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү кысаларында оештырылган иде. Ирекле аралашу форматындагы дәресне ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов үткәрде.
-
Ике әнисен дә берьюлы югалткан
«Хөрмәтле газета хезмәткәрләре! Мин 1976 елны Биклән авылында туганмын. Бер яшьлек чагымда мине дәваханәдә калдырып киткәннәр. Туганнарымны эзлим. Ярдәм итегез, зинһар! Алдан ук әйтеп куям – татарча аңламыйм, рус телендә языгыз. Илдар.». Бу хат газетаның «Одноклассники» төркеменә килде. «Светлый путь» басмасының 15 ноябрь санында без аны басып та чыгардык. Бер-ике көннән Илдарның туганнары безнең белән элемтәгә чыкты.
-
Прокурор сүзе – закон
12 январьда прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 1722 елны, шушы көнне, Петр I указы белән Генерал-прокурор посты барлыкка китерелә. Прокуратура «эштә тәртипсезлекләр булу сәбәпле дөрес хөкем итмәү, ришвәтчелек һәм законсызлыкны бетерү яки яманлыкны тыю» нияте белән төзелә. Күп кенә үзгәрешләрдән соң РФ прокуратурасы властьның бер тармагына да кермәгән мөстәкыйль дәүләт органы булып формалаша. Гражданнар прокуратура хезмәткәрләренә йортларны сыйфатсыз ремонтлаудан алып хезмәт хакларын тоткарлауга кадәр булган төрле-төрле проблемаларны уңай хәл итү өчен мөрәҗәгать итәләр. 2019 ел нинди резонанслы вакыйгалар белән истә калды? Чиновникларга законсыз рәвештә бирелгән җир кишәрлекләрен кире кайтарып алу мәсьәләләре ничек тора? Тукайлылар закон бозуларның нинди очракларыннан зарланалар? Болар хакында район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Айрат Галимәрдәнов сөйләде.
-
Балык, кап!
Җәйләү авылында яшь балыкчылар балык ярышты. Әгәр авыл елга яки күл тирәсендә урнашкан икән, андый җирлектә балык тотарга яратучы малайлар да күп була. Шушы үзенчәлекне истә тотып, эшмәкәр Виталий Касакин яшь балыкчылар арасында бәйге оештырырга булды. Аның тәкъдимен Мөсәнниф Ханов белән Виталий Абрамов та хупладылар. Ярышлар Җәйләү авылы янындагы «Касакин усадьбасы» ҖЧҖ балык үрчетү питомнигы территориясендә үтте. 15 яшькә кадәрге 20 бала катнашты. Гомуми приз фонды 9 мең сум тәшкил итте.
-
«Изгелек кыл» хәйрия проекты гамәлдә
Район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендә – 20 июньдә узган комиссия утырышы карарларының үтәлеше. Шулай ук утырышта хәйрия фондына кергән акчаларны максатчан файдалану буенча райондашлардан килеп ирешкән сигез гариза каралды.
-
Диспансерлаштыру – үзебез өчен
Медицина тикшерүе үтүгә бәйле яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Беренче чиратта алар 40 яшьтән узганнарга кагыла – хәзер андыйлар диспансерлаштыруны ел саен үтә ала. 18дән 39 яшькә кадәргеләр диспансерлаштыруны элеккечә – өч елга бер тапкыр уза. Гадәттә күпчелек авыруларның хроник формалары башлангыч чорда сизелми, ләкин кеше организмына зыян сала. Вакытында профилактик чаралар үткәрү һәм диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте зур дип саный район үзәк дәваханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов.
-
Уйнамаган гармун моңын югалта
Рамил Фәррахов күпкырлы шәхес – отставкадагы эчке эшләр полковнигы, җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Кама аръягы филиалы ветераннар оешмасы рәисе, сәләтле гармунчы, баянчы. Гармунчылар фестиваленә әзерлек кысаларында һәм җәзаларны үтәтү инспекцияләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан без аның белән әңгәмә кордык. Гармунчы егет ничек полковникка кадәр күтәрелгән? Кырыс эш шартларында җыр-моңга тартылуны саклап калу авырмы? Рамил Фәррахов кемгә өр-яңа баянын бүләк итәргә әзер?
-
Өлкәннәргә – «медицина десанты»
«Ветераннарыбызга карыйм да, өлкән буын өчен горурлык һәм соклану хисләре кичерәм. Дәһшәтле сугыш елларын үткәннәр, күпне күргәннәр, шуңа карамастан рухи күтәренкелекне, юмор хисен саклап кала алганнар», – ди сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резеда Мәүҗитова.
-
Биредә урман булачак
Тукайлылар табигатьне саклау буенча республика күләмендәге «Бердәм урман утырту» акциясендә катнаштылар. Шимбә көнне Кече Шилнә авылы янында урнашкан Татарстан участок урманчылыгының 130нчы кварталына барлыгы 70кә якын кеше җыелды. Акциядә Кече Шилнә мәктәбенең 7-8нче сыйныф укучылары, авыл халкы катнашты. Калмаш авылыннан һәм Яр Чаллыдан килүчеләр дә бар иде. Бу көнне барлыгы ярты гектар мәйданда 1000гә якын ылыслы агач утыртылды.
-
«Бердәмлектә көч»
21 апрель – Жирле үзидарә көне, аны Муниципаль хезмәткәрләр көне дип тә атыйлар. Тукай районының муниципаль берәмлегенә вәкаләтле җирле үзидарә органнарының 45 депутаты һәм 80 муниципаль хезмәткәр керә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр грамота һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.